10 апрельдә яңачишмәлеләр «Тоталь диктант» язганнар
Узган шимбәдә дөньяда рус теле буенча «Тоталь диктант» халыкара белем бирү акциясе узды.
Бу «Дөрес итеп языйк!» девизы белән булып үткән барлык теләүчеләр өчен ирекле диктант. Районда ул гимназия, Яңа Чишмә, Ленино, Шахмай урта мәктәпләре, Зирекле лицее, Петропавел мәктәпләре базасында узган. Диктантны барлыгы 125 кеше язган (2020 елда - 96 кеше), алар арасында укытучылар, укучылар, мәдәният хезмәткәрләре дә булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев