Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

13 февральдә «Сосновка» чаңгы базасында «Россия чаңгы юлы» массакүләм стартлары булып узды

Спорт чарасында 150дән артык кеше катнашты.

Спорт чарасында 150дән артык кеше катнашты.

13 февральдә Яңа Чишмәдәге «Сосновка» чаңгы базасында район үзәгендә яшәүче төрле яшьтәге кешеләр катнашында массакүләм чаңгы ярышлары  булып узды. Бу көнне Россия Федерациясенең 72 субъекты территориясендә «Демография» милли проектының «Спорт  - тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында узган «Россия чаңгы юлы» Бөтенроссия чаңгы ярышын Яңа Чишмә халкы да хуплады.

Чаңгы ярышларында мәктәп укучылары, учреждение һәм оешма хезмәткәрләре, пенсионерлар - барлыгы 150дән артык кеше катнашты. Чаңгыга хәтта гаиләләре белән басучылар да булды.

Чаңгы спортын яратучыларны һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов сәламләде. Ул барысына да сәламәтлек, уңышлы стартлар һәм җиңүгә омтылыш теләде.

Чаңгычылар яшь буенча тәкъдим ителгән бер километрлык дистанциядә старт алды. Барысы да аны уңышлы узды, ә беренче, икенче һәм өченче урыннарны алучылар мактау пьедесталында грамота һәм тиешле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнде.

Бу хакта тулырак «ЯЧХ»ның киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев