Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

14 гыйнварда РМЙда «Бу иске Яңа ел» концерты булып узды

РМЙ артистлары Яңа ел бәйрәме хөрмәтенә җырлар һәм биюләр башкардылар

«Яңа ел бәйрәменнән соң ике атна үтүгә, 13 гыйнвардан 14енә каршы төндә безне яңадан кечкенә могҗиза көтә - Яңа ел тагын безнең ишекләрне шакый, бары тик исеме генә бераз үзгәрә», - дип башладылар иске Яңа елга багышланган бәйрәм концертын алып баручылар.

 Шунысы яхшы, бу көнне  31 декабрьдә котларга өлгермәгән кешеләрне  котлап, дуслар белән очрашып, Яңа ел чыршысы утларын янә кабызырга мөмкин.

РМЙ сәхнәсендә  җемелдәп утыручы  чыршы янында  искиткеч матур киемнәр кигән артистлар иске Яңа ел хөрмәтенә концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм программасын балалар сәнгать мәктәбеннән «Аэлита» хореография триосы «Көнчыгыш кошлар» биюе белән башлап җибәрде, «Зажигай» вокал төркеме концертны дәвам итте, ә аннан соң солист Илназ Шәйхетдинов «Сәлам, сезгә» җырын башкарды. Яшь артистлар Яңа ел теләкләре белән сәхнәдән мөрәҗәгать иткәннән соң, 13 һәм 14нче гыйнварда туган тамашачыларга көчле алкышлар астында кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X