Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

16 сентябрьдә Яңа Чишмәдә «Татарстан кроссы - 2021» массакүләм спорт чарасы булып узды

Җиңел атлетика акциясе «Милләтләр кроссы - 2021» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында үтте.

Ярышларга старт «Олимп» УСЗ  яныннан, йөгерештә катнашучыларны сәламләгәннән соң бирелде. Бер километрлык йөгерү дистанциясендә мәктәп укучылары, район үзәгендәге учреждение һәм оешмалар хезмәткәрләре ярышты. Кече сыйныф укучылары исә «Олимп» УСЗ тирәсеннән әйләнделәр. Кросс җиңел һәм күңелле үтте, катнашучылар йөгергән вакытта, хәтта, җылынып та алдылар, чөнки кичәге көн шактый салкын иде. Призлы урыннар яулаучыларны билгеләү өчен нәтиҗәләр һәрбер яшь категориясендә, башлангыч мәктәп балалары, өлкән сыйныфларда укучы егетләр-кызлар, шулай ук  ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында  аерым исәпләнде.
Шулай итеп, ярышларда катнашучылар арасында 20дән артык кеше грамота һәм медальләр белән бүләкләнде. Яңа Чишмәдә әлеге чарада йөзгә якын кеше көч сынашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев