Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

17 гыйнварда Шахмай авылында яшәүче Баһаветдинова Шәфика Габдрахман кызына 90 яшь тулган

32 яшьлек әтисе авыр чирдән вафат булганда, Шәфикага биш яшь тә тулмаган була. Әнисе өч кечкенә кызы белән үзе генә кала

 «Безнең балачагыбыз булмады. Яшьли әтисез калу, сугыш еллары һәм ачлык аңа киртә булды», - ди Шәфика әби.

Әнисе иртәдән кичкә кадәр фермада эшли. Аңа җиңелрәк булсын дип, Ивановода яшәгән туганнары җиде яшьлек Шәфиканы үзләренә алып китә. Сугышны ул нәкъ менә монда каршылый.  Һава тревогалары, тимер юл станциясендә хәрби эшелоннарны фронтка озату – болар бар да кыз-баланың хәтеренә сеңеп кала.

Сугыш афәтләреннән качып, туганнары Шәфиканың  әнисе яшәгән авылга - Чертушка күченә. Кыз колхозда эшли башлый.Үсеп буйга җиткәч, 18 яшьлек Шәфика «бәхет эзләп» туганнарына - Ярославльгә барырга була. Өч ел төзелештә һәм ике ел фабрикада эшли. Шул ук вакытта Магнитогорскида вербовка буенча аның булачак ире - Шахмай егете Гомәр Баһаветдинов эшли. Бәхетне читтән эзләгән ике яшь йөрәк, аны туган якларына кайтып, бер-берсен күргәч кенә таба. Сүз уңаеннан, Шәфика күз явын алырлык чибәр була. Моны 50нче елларда төшерелгән фотосүрәттә дә күрәсең - чын кино йолдызы инде. Элеккеге чибәрлеге олы яшьтәге Шәфика әбинең йөзендә әле дә чагыла.

Гаилә өчен туган яктан да яхшырак җир булмый. Гөмер буе алар шунда яшәп, хезмәт куйган. Шәфика әби колхозда сыер савучы, бозау һәм дуңгыз караучы, терлекче булып эшли. «Эшнең барын да эшләп карадым. Кая кушсалар, шунда эшләдем», - ди ул. Биш бала анасы буларак, ул 50 яшендә лаеклы ялга чыкса да, эшләвеннән туктамый - тагын 5 ел хезмәт куя.  Шәфика әби «Хезмәт ветераны» исеменә ия. Шулай ук тыл хезмәтчәне булганы өчен дә, аның медальләре күп.

Ире Гомәр менә дигән балта остасы булган. 1984 елда төзелгән йортларында аның кулы белән ясалган җиһазлар бүгенге көнгә кадәр сакланган:  мәсәлән, ныклы агач өстәл яки кунаклар җыелганда куела торган эскәмияләр. Ә менә кулдан ясалган зур агач карават җирле музейга тапшырылган. Кайгыртучан әти аны  үзенең кечкенә балалары өчен ясаган.

Шәфика әби 33 ел каенанасы белән яшәгән. Ә 9 ел дәвамында ( улы Гариф аерым йорт салып чыкканчы) ул бер үк вакытта иренең әнисенә килен, ә улының хатынына каенана булган. Өч гаилә бер түбә астында тату яшәгәннәр. «Безнең әби - бик шәп каенана. Ул һәрвакыт  хезмәт сөючән, тыныч, мәрхәмәтле, - ди килене Харидә. - Мин кияүгә чыккач, ул миңа әнием урынына булды, чөнки әнием мин кияүгә чыкканнан соң озакламый үлде».

Баһаветдиновлар гаиләсе турында «Кайда туган, шунда ярап куйган» дигән мәкальдән дә төгәлрәк әйтеп булмый кебек. Шәфика әбинең балалары, өлкән Факиядән тыш (ул Кама Аланында), Шахмай авылында яшиләр. Һәркайсының үз һөнәре: Факия - китапханәче, Фәния - сыер савучы, Гариф - эретеп ябыштыручы. Аның хатыны Харидә, лаеклы ялда булса да, эшләвен дәвам итә, ул - укытучы. Вазыйх элек Чистайда эшләгән, хәзер ул әнисен тәрбияләү белән мәшгуль, кече улы Әсхәт тракторчы булып эшли.

Моннан тыш, барлык оныклары да диярлек Шахмай авылында яшиләр һәм инде үзләре дә балалар үстерәләр. Шәфика әбинең 10 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Ул игелекле һәм хезмәт сөючән генә түгел, ә кече ватанга тугры була белгән балалар үстергән, гәрчә моның өчен Ана медале белән билгеләнмәсә дә.

 Шәфика әби янына балалары һәм оныклары еш килә. Улы Вазыйх аны карап, тәрбияләп тора : ул аңа ризык та әзерли, вакытында даруын да каптыра, бакчасын да утырта.  Аның тырышлыгы белән йорт һәм  ишегалды  искиткеч  тәртиптә. Олы кызы Факия ире белән һәрвакыт кайтып тора, бүлмәләрдәге чисталык  һәм матурлык - аның  эше. Шәфика әбинең өе әкияттәге кебек зур, иркен һәм  биек түшәмле. Гомәр бабай йортны тырышып төзегән, бәлки ул балалары, оныклары Һәм оныкчыклары монда еш киләчәген белгәндер? Кызганычка каршы, аның үзенә бу йортта  нибары 10 ел гына гомер итәргә насыйп булган. Нәни оныкчыклар – биредә бигрәк тә еш кунаклар. «Вазыйх аларны каршылый, кунак итә, ә мин инде хәзер тиз арыйм һәм ятып торырга тырышам», - ди Шәфика әби. Вазыйхның балалар өчен күчтәнәчләре гел әзер, кирәк булганда ул Кыш бабай ролен дә башкара. Йортта кулдан эшләнгән келәмнәр һәм чигүләр күп. Шәфика әби үзенә дә бәйләгән һәм балаларына да бүләк иткән. Матур  итеп чигелгән татар орнаментларының бер өлеше җирле музейга тапшырылган. Аларда ул чордагы кул осталарының алыштыргысыз булышчысы –  «Зингер» тегү машинасы әле дә бар.

Шәфика әби пенсиягә чыккач, Гомәр бабай белән аларның яшьлек урыннарына – Ярославль һәм Магнитогорскига барулары турында сөйләде. Ул әле дә бу сәфәрне елмаеп искә ала. Ә биш ел элек улы белән туганнары янына кунакка Мурманскига барган.

Шәфика әби үз гомерендә күп эшләгән, әле күптән түгел генә дә, өйдә һәм бакчада эшләп йөргән, кышкылыкка дип консервалар, кайнатмалар ясаган.  Озак яшәвенең серен ул хезмәттә күрә. «Соңгы елларда гына бераз бирештем»,- ди. Бакчага хәзер саф һава суларга гына чыга, кышын телевизор карый.  Үзенең картлыгын ул бәхетле, дип саный. «Шөкер, хәзерге вакытта барысы да бар, туганнарым янәшәмдә, мине карыйлар, барыбызга да сәламәт булырга язсын», - ди ул. Тату һәм зур гаиләдә хөрмәтле һәм  яраткан әби булып яшәү бәхете барысына да насыйп булсын иде шул.

Баһаветдиновларның тату  гаиләсе: Вазыйх, Шәфика әби, Фәния һәм Харидә. Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X