Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

17 сентябрьдә тавыш бирү башлана

17-19 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча тавыш бирү булып үтәчәк.

Яңа Чишмә районында сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау һәм Яңа Чишмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау 27 сайлау участогында (шул исәптән 5се - район үзәгендә) узачак.

Сайлауларны үткәрүгә әзерлекнең расланган чаралар планы буенча бу юнәлештә зур эш башкарылган. Авыл җирлекләрендә 28 җыелыш, хезмәт коллективлары белән 30 очрашу үткәрелде - август аенда 4 мобиль кабул итү бүлмәсе эшләде. Аларда сайлаучылар тарафыннан төрле сораулар белән 80нән артык мөрәҗәгать кабул ителде. Мөрәҗәгатьләрнең яртысыннан артыгы уңай хәл ителгән инде, калганнарының үтәлеше район җитәкчелеге контролендә.

РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча безнең район сайлаучыларына икешәр бюллетень тәкъдим ителәчәк. Шуларның берсе - 28 нче Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча (анда Кама Аръягының 10 районы һәм 8 кандидат исемлеге керә), икенче бюллетень - сәяси партияләр исемлекләре буенча тавыш бирү өчен (бюллетеньдә 14 партия исемлеге). Ә Акъяр, Әдәмсә һәм Яңа Чишмә авыл җирлекләрендәге сайлаучылар җирле үзидарә органнарына өстәмә депутатлар сайлау буенча өченче бюллетень да алачаклар.

Яңа Чишмә районында 10749 сайлаучы, шул исәптән 136 кеше беренче тапкыр тавыш бирәчәк.  19дан 30 яшькәчә булган сайлаучылар саны - 2095 кеше (19%), 31дән 45кә кадәргеләр - 2525 (23%), 46дан 60ка кадәр – 3292 (31%), 61дән  80гә кадәр - 2100 (19%), 81 яшьтән 95кә кадәр – 594 кеше (5,5%) һәм 96  яшьтән өлкәнрәкләр - 7 кеше.

Тавыш бирү өч көн  дәвамында - сентябрьнең 17нән алып 19на чаклы иртәнге 8дән кичке сәгать 8гә кадәр барачак. Бу кешеләр күп җыелмасын һәм сайлаучылар участокларга үзләре өчен уңайлы вакытта килә алсын өчен эшләнә. Моннан тыш, 1200гә якын сайлаучы тавышны  сайлау участокларында түгел,  ә үз өйләрендә бирергә теләк белдергән. Бу максатлар өчен җитәрлек күләмдә күчмә урналар әзерләнгән.

Тавыш бирү барышын төрле партияләрдән һәм бер мандатлы округлардан 85тән артык күзәтүче карап торачак.

Сайлау көннәрендә санитар-эпидемиологик куркынычсызлыкка аерым игътибар биреләчәк. Сайлаучылар тавыш бирү бүлмәләренә керер алдыннан температура контролен узачаклар, кулларын антисептик белән эшкәртәчәк, һәрберсенә шәхси саклану комплектлары биреләчәк, бу: бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, перчаткалар һәм индивидуаль ручкалар, шулай ук  санитар дистанция дә үтәлергә тиеш булачак. Саклану чараларының барысы да инде кайтарылган һәм сайлау участоклары бүенча таратылган. Һәр тавыш бирү көнендә тавыш бирү урыннарында берничә тапкыр санитар эшкәртү үткәреләчәк.

Гомумән алганда, барлык 27 сайлау участогы да сайлауларга әзер, алар янгын сүндерү хезмәте һәм Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелгән, аерым кисәтүләр булмаган.

Яңа Чишмә районы сайлаучыларын югары гражданлык активлыгы күрсәтергә, сайлау участокларына килеп, лаеклы кандидатлар һәм партияләр өчен үз тавышларын бирергә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев