Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

18 гыйнварда Чуаш Чабаксарында халык җыены булып узды

Чабаксар авыл җирлеге башлыгы Сергей Моляков авыл җирлегенең 2020 елдагы эшләре һәм киләсе елга планнары турында хисап тотты.

2020 елның гыйнвар җыенында күтәрелгән барлык йөкләмәләр дә, Чуаш Чабаксары аша автобус маршрутын оештырудан тыш (бу мәсьәләне Чирмешән АТПсы хәл итә), үтәлгән.

АҖ башлыгы Чуаш Чабаксары халкына 2020 елның мөһим сәяси вакыйгаларында, үзара салым, җыеннарга багышланган чараларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

2020 елда гражданнарның башкарма комитетка тәкъдим иткән мөрәҗәгатьләре (11) урамнарны яктырту лампаларын алыштыру, ТКХ хезмәтләре өчен түләү, зур габаритлы чүп чыгару, төлкеләрне юк итүгә кагылышлы булган. Башкарма комитет барлык мөрәҗәгатьләрне оператив хәл итәргә тырышкан.

 

2020 елга авыл җирлеге счетта калган акча белән дефицитсыз бюджет кабул иткән. Салымнарның 96 % ы җыелган. 935 мең сум үзара салым акчалары республика субсидияләре белән бергә юлларны кышкы һәм җәйге карап тотуга, аларны төзекләндерүгә (Пролетар ур.), суүткәргеч трассаны ремонтлауга, янгын гидрантларын урнаштыруга (Рус. Чабаксар) сарыф ителгән.

Халык үзара салым буенча акча бирергә теләмәүчеләр турындагы мәсьәләне күтәрде. Авылда андыйлар аз, әлбәттә, алар бары тик анда теркәлгәннәр генә. РИТЭК грантына төзекләндерелгән парк 2020 елда авылның горурлыгы булган. Аның төп истәлекле урыны - якташыбыз, чуаш мәгърифәтчесе Никифор Охотниковка куелган һәйкәл. Пандемия аркасында паркны ачу тантанасы кичектерелгән, ул 2021 елда авыл көне һәм " Выля, хут купас!» фестивале кысаларында үткәреләчәк.

Җирлектә 180 йортта 466 кеше яши. 1 бала туган (2019 елда - дүртәү), 2 кеше вафат булган (2019 - тугыз), бер никах төзелгән, әмма бу пар авылда калмаган. Эшкә яраклы 280 кеше, 133 пенсионер бар. Районнан читтә 94 кеше эшли, эшсезләр -14. 3 эш урыны булдырылган, тагын булачак, чөнки яңа «Николаев Ф.И.» КФХ оешкан.

ШЯХларда терлекләрнең баш саны, 2019 ел белән чагыштырганда бераз кимегән, чөнки лейкоз авырулы 16 сыер тапшырылган. Шуңа да карамастан, печән 1120 тонна әзерләнгән (200 тоннага күбрәк). Бүгенге көндә ШЯХларда 235 баш МЭТ бар, шулардан 125 сыер , 210 баш дуңгыз, 225 баш сарык, 11 ат. ШЯХны үстерүгә, субсидияләү булмау сәбәпле, берәү дә кредит рәсмиләштермәгән, әмма хуҗалыклар сыерлар, кәҗәләр, шулай ук кош-корт өчен район һәм республикадан субсидияләр алган.

Авыл җирлеге үзенең гаилә фермалары белән дан тота. Алар арасында Сергей Ильдулов, Петр Петров һәм Евгений Якимкиннар, элеккечә иң күп сөт тапшыручылар булып тора, алар 3 млн.800 мең сумлык 175 мең литрдан артык сөт тапшырганнар. Ярминкәләрдә дә авыл халкы актив катнаша. Әйтик, Сергей Ильдулов 1 млн. сумлык диярлек авыл хуҗалыгы товарлары саткан.

2020 елда район ярдәме белән Чуаш Чабаксары авылы янында каты көнкүреш калдыклары чүплеген рекультивацияләү һәм бетерү иң зур эшләрнең берсе булган. Сергей Моляков җирлек территориясен һәм зиратны төзекләндерүдә актив катнашканнары өчен җирлек халкына рәхмәт белдерде. Җыенда халык чисталык һәм тәртип бозуның тискәре фактлары турында фикер алышты. Мәсәлән, тукталышта, яшьләр җыела торган урыннарда (аерым алганда, төзекләндерелгән паркта) ташлап калдырылган чүп-чарлар турында.

Хәзер авыл халкы зират коймасын буяуга хәйрия акчалары җыя. Уңайлы булсын өчен, алар кибеттә, үз халкы гына түгел, читтән килгән авыл кешеләре дә иганә итә алсын өчен, тартма куярга тәкъдим иттеләр.

Киләсе елда җирлеккә байтак кына конкрет эшләр башкарырга туры киләчәк. Болар - Чапаев урамындагы суүткәргеч челтәрләрен ремонтлау, Яңа Авыл поселогы зираты өчен җир кишәрлеген рәсмиләштерү, 2 нче номерлы ГТС (плотина) рәсмиләштерү, су җыю скважиналарын лицензияләү. Мини-фермалар санын, ШЯХларда терлекләрнең баш санын арттыру, яшь кадрларны авылда беркетү буенча да эш алып барылачак.

Гражданнар җыенында ФАП фельдшеры Любовь Гуслярова һәм мәктәп директоры Николай Гусляровлар да өстәмә докладлар белән чыгыш ясадылар.

Районның икътисади уңышлары белән таныштырып, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова барлык әйтелгәннәргә йомгак ясады.

Традиция буенча соңыннан бүләкләү тантанасы булды. Төрле өлкәләрдә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан Николай Удиряков, Вячеслав Максимов, Елена Овчинникова, Евгений Якимкин һәм Петр Петровларга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев