Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

18 ноябрьдә - референдум

Хөрмәтле сайлаучылар! Сезне 18 ноябрьдә иртәнге сәгать 7 дән кичке 8 гә (20.00) чаклы Яңа Чишмә муниципаль районының барлык сайлау участокларында үткәреләчәк гражданнардан үзара салым акчасы җыю буенча җирле референдумда тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.


Гражданнардан үзара салым акчасы җыю программасы Татарстанда 2013 елдан бирле алып барыла. Шушы еллар эчендә безнең районда дистәләгән чакрым юл һәм урамнар төзелгән һәм төзекләндерелгән, күп кенә торак пунктларда су белән тәэмин итү системалары яңартылган, балалар мәйданчыклары, чишмәләр, зиратлар, күперләр төзекләндерелгән, кышкы чорда урамнар һәм юллар үтеп йөрерлек хәлдә тотыла һ.б.
Республика бюджетыннан 1 сум үзара салым акчасы өчен 4 сум исәбеннән бүлеп бирелә торган субсидияне исәпкә алып, 2018 елда 15 млн. сумга якын акча авыл җирлекләрендәге байтак кына мөһим проблемаларны хәл итүгә тотылган. Районда яшәүче халыкның күпчелеге референдумнарда актив катнаша һәм үзара салым буенча намуслы төстә акча кертә, шул рәвешле туган авылларындагы тормыш сыйфатын яхшыртуда катнашалар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев