18 сентябрьдә Яңа Чишмәнең базар мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату оештырылды
Район үзәгендә яшәүчеләр ярминкәгә сайлау участокларыннан чыккач ук юл тоттылар.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар сыер һәм дуңгыз ите, Кама балыклары, үрдәк һәм бройлер түшкәләре, йомырка белән сәүдә иттеләр. Яңа Чишмәдә җитештерелгән атланмай, суган, чөгендер, кәбестә, бал, җимеш агачлары, куаклар, бакча алмалары да сатылды.
- Мин тавыш бирүдән соң 450 сумга Яңа Чишмә маен сатып алыр өчен монда килдем. Тик, күрәсең, иртәрәк торасы булган. Өлгермәдем, ул беткән иде, - диде пенсионер Зөлфия Җамалиева. - Аның каравы артистларыбыз куйган концертны карадым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев