Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

19 февральдә Яңа Чишмә ЗАГС бүлегендә юбиляр парларны котлау һәм паспортлар тапшыру тантанасы булып узды

Чара якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.

Башта армиядә хезмәт иткән барлык ир-атларны - яшьләрне һәм өлкәннәрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

Никахлашу сараеның тантаналар залына быел гыйнвар-февраль айларында 50 һәм 55 ел бергә гомер иткән парлар чакырылды. Бу безнең районның лаеклы гаиләләре, алар гомер буе туган җирләрендә хезмәт куйган һәм балалары, оныклары өчен генә түгел, ә районның башка кешеләре өчен дә үрнәк булып торалар. 2021 елның гыйнвар аенда Шахмай авылыннан Гатауллиннар һәм Черемухово Бистәсеннән Софоновлар гаиләсе бергә яшәүләренә 55 еллыгын билгеләп үттеләр.

Гатауллиннар гаиләсе башлыгы Вәлиҗан Сәлимҗан улы 7 сыйныфтан соң туган авылы колхозында эшли башлый. Армиядә хезмәт иткәннән соң Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлый, Шахмайга кайта һәм баш зоотехник булып хезмәт куя. Бу һөнәрне ул гомере буе дәвам итә. Вәлиҗан Сәлимҗан улы, пенсиягә чыккач, тагын 17 ел эшли, ә гомуми хезмәт стажы 62 ел. Буш вакытында ул баянда уйнарга ярата. Тормыш иптәше Рауза Идрис кызы Мурманск шәһәрендә туа, Шахмай авылына 1941 елда әнисе белән эвакуацияләнгәч килеп эләгә. Мәктәптән соң педагог һөнәрен сайлый. Алабуга педагогия институтын тәмамлап, 1958 елдан Шахмай мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. 1970 елда аны шушы мәктәпнең директор урынбасары итеп билгелиләр. Рауза Гатауллинаның исеме Мактау китабына кертелгән, ул күп санлы грамоталар, Рәхмәт хатлары, Мәгариф Министрлыгының Мактау ордены белән бүләкләнгән. Рауза Идрис кызының педагогик стажы 40 ел. Гыйнварда ул 80 яшьлеген билгеләп үткән, алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алты оныклары бар.

Александр Александрович һәм Нина Тимофеевна Софоновлар гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт куялар: ул бригадир, аннары база мөдире, хатыны - райпода хисапчы, ә аннан соң совхозда бозау караучы булып эшләгәннәр. Пенсиядә булсалар да, хуҗалык алып баруларын дәвам итәләр. Бердәнбер уллары Петр хатыны белән аларга биш онык, ә тегеләре, үз чиратында, дүрт оныкчык бүләк иткән.

Февраль башында Яңа Чишмәдән Леонид һәм Нина Еронтьевлар исә «алтын туйларын» билгеләп үткәннәр. Леонид Михайлович ХХ партсъезд исемендәге колхозның алдынгы механизаторы була, район Советы депутаты итеп сайланган. «Механик» белгечлеге буенча Чистай совхоз-техникумын тәмамлаган. Нина Ивановна тумышы белән Волчья Бистәсеннән. Мәктәптән соң Казан училищесында пешекче һөнәренә укыган. Колхоз бригадасына төшке аш, пекарняда ипи пешергән. Ирле-хатынлы Еронтьевлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр, өстәвенә тәрбиягә ике бала алганнар. Балалар һәм оныклар бәйрәмдә әти-әниләрен, әби-бабайларын юбилейлары белән котладылар, чәчәкләр бүләк иттеләр.

Район башлыгы урынбасары, хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова һәр гаиләгә Рәхмәт хатлары, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.

Тантаналы шартларда Россия гражданнарына паспортлар тапшыру өчен 14 яшьлек алты яшүсмер чакырылган иде. Ватанны саклаучылар көне алдыннан алар Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре ветераны, сугышчы-интернационалчылар Советы рәисе Виктор Калмыков кулыннан төп документ - паспорт алдылар.

«Сезнең паспортыгызда бәхетле билгеләр генә теркәлсен, сезгә уңышлар, бәхет һәм сәламәтлек телим», - диде ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Светлана Мартышова. Ул яшүсмерләргә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитетыннан бүләкләр тапшырды. Рауза Гатауллина барлык кунаклар исеменнән оештыручыларга чакырулары, җылы сүзләре, бүләкләр һәм матур чара уздырулары өчен рәхмәт белдерде. Чараны һәрвакыттагыча, «Зажигай» вокал төркеме һәм җырчы Илназ Шәйхетдиновларның чыгышлары бизәде. Бәйрәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев