Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

19 гыйнварда Шахмай авылында гражданнар җыены булып узган

Гражданнар җыенында Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов, чакырылган белгечләр һәм җирлек халкы катнашкан.

Вячеслав Козлов үзенең кереш сүзендә барлык җыелучыларны да конструктив һәм ачык диалогка чакырган, әлеге очрашуның форматы авыл халкын борчыган проблемалар хакында сөйләшү өчен генә түгел, ә хәтта, район территориясендә булган барлык проблемаларның сәбәпләрен ачыклау һәм аларны бергәләп хәл итү өчен уникаль мөмкинлек бирүен билгеләп үткән.

Җыен АҖ башлыгы Ильяс Гаризов чыгышыннан башланган.

Узган елдагы эш нәтиҗәләре турында хисап тотып,  мәктәп директоры һәм  шулай ук «Агро-Основа» ҖЧҖ хуҗалыгы вәкиле чыгыш ясаганнар.

Вячеслав Козлов  исә үз чыгышында бу елда башкарылган эшләр, районның нинди социаль-икътисади күрсәткечләренә ирешүе турында сөйләгән.

Очрашу диалог форматында дәвам иткән. Мәсәлән, халыкны җир кишәрлекләре бүлеп бирү, терлек көтүен оештыру һ. б. мәсьәләләр борчый.

Утырыш ахырында авыл үсешенә зур өлеш керткән кешеләр бүләкләнгән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев