19 гыйнварга Татарстанда COVID-19 15017 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 90 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 88е – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 31 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 59 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 2, 18 яшьтән 30га кадәр – 13, 30дан 50гә кадәр – 27, 50дән 60ка кадәр – 9, 60тан 70кә кадәр – 20, 70тән 80гә кадәр – 12, 80нән 90га кадәр – 6, 90 яшьтән өлкәнрәкләр – 1.
География: Казанда – 54, Яр Чаллыда – 6 очрак теркәлгән, Азнакай, Актаныш, Арча, Баулы, Бөгелмә, Менделеевск, Сарман районнарында – 1әр очрак, Әлки, Яшел Үзән, Нурлат, Саба районнарында – 2 очрак, Биектау, Лениногорск районнарында – 3әр очрак, Түбән Кама районында – 4 очрак, Әлмәт районында – 5 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 11 404 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 72 кеше - узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев