Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

1941 елның җәен хәтерләп

Иле­без­гә фа­шист ил­ба­сар­ла­ры­ның ба­сып ке­рү­е­нә, "Су­гыш!" ди­гән яман хә­бәр та­ра­лу­га 71 ел тул­ды. Иле­без өс­тен­дә дош­ман сна­ряд­ла­ры шарт­ла­ды, ты­ныч тор­мыш бет­те, авыр­ту, югал­ту ачы­сы, үлем, ба­тыр­лык, ге­рой­лык күр­сә­тү бе­лән ту­лы Ва­тан та­ри­хы­ның бө­тен­ләй баш­ка сә­хи­фә­се баш­лан­ды. Ул чак­та­гы дәһ­шәт­ле ва­кый­га­лар­ның те­ре ша­һит­ла­ры бул­ган­да ха­ти­рә­ләр­не яңар­тыр­га, то­яр­га, си­зем­ләр­гә мөм­кин әле, без­нең...

Иле­без­гә фа­шист ил­ба­сар­ла­ры­ның ба­сып ке­рү­е­нә, "Су­гыш!" ди­гән яман хә­бәр та­ра­лу­га 71 ел тул­ды. Иле­без өс­тен­дә дош­ман сна­ряд­ла­ры шарт­ла­ды, ты­ныч тор­мыш бет­те, авыр­ту, югал­ту ачы­сы, үлем, ба­тыр­лык, ге­рой­лык күр­сә­тү бе­лән ту­лы Ва­тан та­ри­хы­ның бө­тен­ләй баш­ка сә­хи­фә­се баш­лан­ды. Ул чак­та­гы дәһ­шәт­ле ва­кый­га­лар­ның те­ре ша­һит­ла­ры бул­ган­да ха­ти­рә­ләр­не яңар­тыр­га, то­яр­га, си­зем­ләр­гә мөм­кин әле, без­нең әле­гә су­гыш­ны үз күз­лә­ре бе­лән күр­гән ке­ше­ләр­дән сөй­лә­теп мәгъ­лү­мат алу мөм­кин­ле­ге­без бар. Тик ве­те­ран­нар ел­дан-ел ки­ми ба­ра һәм алар­ның ис­тә­лек­лә­ре дә кыйм­мәт­ле.

Хә­зер­ге­се ва­кыт­та Яңа Чиш­мә­дә яшәү­че Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ра­ны, пе­тер­бург­лы Вик­тор Сте­па­но­вич Се­ре­довңа хә­зер 91 яшь) су­гыш­ны Ку­бань­да­гы очу часть­лә­ре­нең бер­сен­дә ке­че лей­те­нант зва­ни­е­сен­дә кар­шы­лый. Су­гыш са­мо­лет­ла­ры­на хез­мәт күр­сә­тү бу­ен­ча тех­ник-ме­ха­ник­ны (яшь бел­геч­не) ан­да Сер­пу­хов хәр­би учи­ли­ще­сын тә­мам­ла­гач җи­бә­рә­ләр. Аның хә­тер­лә­вен­чә, ул га­дә­ти ял кө­не бу­ла, фа­җи­га бу­ла­сы­на бер­нин­ди шик-шөбһ­ә бул­мый. Шим­бә көн­не яшь офи­цер­лар ки­но­те­атр­га ба­ра­лар, әй­бәт ки­но­фильм ка­рый­лар, як­шәм­бе­дә - ял көн­не ял итәр­гә чы­га­лар, туң­дыр­ма ашый­лар. СССР­га фа­шист Гер­ма­ни­я­се­нең һө­җүм итүе - ба­сып ке­рүе ту­рын­да­гы хө­кү­мәт бел­де­рүе Ку­бань җи­рен­дә реп­ро­дук­тор­лар­дан нәкъ шул чак­та яң­гы­рый. Бу алар өчен кө­тел­мә­гән хә­бәр бу­ла, чөн­ки не­мец­лар бе­лән һө­җүм ит­мәү ту­рын­да ки­ле­шү тө­зел­гән бу­ла. Тиз ара­да полк­ка кай­тыр­га ту­ры ки­лә, хәр­би хәл игъ­лан ите­лә, фронт­ка оза­ту­га хә­зер­лә­нә баш­лый­лар. Шул көн­нән баш­лап Вик­тор Се­ре­дов бө­тен су­гыш­ны уза, яра­ла­на, ме­даль­ләр бе­лән бү­ләк­лә­нә, су­гыш­тан соң да хәр­би хез­мә­тен дә­вам итә, Ле­нинг­рад­та за­вод­та эш­ли.

В.С. Ве­дя­кин тү­бән­дә­ге­чә ис­кә ала: "Без ба­ла­лар бе­лән төш­ке әбәд­тән соң Шуш­ма­да су ко­е­на идек, ип­тәш­лә­рем­нең бер­се "не­мец­лар бе­лән су­гыш баш­лан­ган", ди­де. Ми­ңа 11 яшь иде һәм ул чак­лар­да хә­зер мон­да не­мец­лар ки­лер дә, ата баш­лар­лар күк то­ел­ды. Мин өй­гә йө­гер­дем һәм әни­не күз­лә­ре­нә яшь тул­ган хәл­дә күр­дем. "Ә­ни, су­гыш баш­лан­ган", - ди­дем. "Бе­ләм, улым", - ди­де ул. "Хә­зер нәр­сә бу­лыр ин­де?" - дим. "Не­мец­ны без­гә ка­дәр үк җи­бәр­мә­я­чәк­ләр, ә ме­нә әти­ең­не су­гыш­ка ала­чак­лар. Дүрт ба­ла бе­лән мин ниш­ләр­мен, бер Хо­дай үзе ге­нә бе­лә". Ки­чен без ма­лай­лар бе­лән су­гыш ту­рын­да гы­на сөй­ләш­тек, без үзе­без не­мец­лар­ны ни­чек кый­нар­быз дип уй­лаш­тык. Кай­чак­та "не­мец­лар­ны тук­мар­быз" дип тә ша­ярт­тык, ә кү­ңел­дә исә бор­чу - са­гыш иде. Әти­не фронт­ка ал­ма­ды­лар, ә Ка­зан­га хәр­би за­вод­ка эш­кә озат­ты­лар. 12 яшем­нән мин дә аның бе­лән эш­лә­дем. Шу­лай итеп, су­гыш баш­ла­ну бе­лән ми­нем ба­ла­ча­гым да бет­те".

Аның ха­ты­ны Люд­ми­ла Кузь­ми­нич­на (кыз ча­гын­да Ива­но­ва) Ук­ра­и­на­да яшә­гән. Аны, 9 яшь­лек кыз­ны, әти-әни­се (ике­се дә пар­тия саф­ла­рын­да бул­ган­нар) "су­гыш" ди­гән сүз­дән сак­лар­га ты­рыш­кан­нар. Ул фә­кать хө­кү­мәт фа­ти­рын­нан ашы­гыч төс­тә җы­е­ну­ла­рын (әти­се шах­та ди­рек­то­ры урын­ба­са­ры бу­лып эш­лә­гән), ху­тор­га ка­дәр озын-озак юл үтү­лә­рен, әни­се­нең апа­сы яшә­гән кеч­ке­нә бал­чык өй­дә яшәү­лә­рен һәм апа­сы­ның (ул чак­та не­мец­лар ин­де якын­да бу­ла): "Ки­те­гез, сез­нең ар­ка­да га­и­ләм­не кур­кы­ныч ас­ты­на ку­я­сым кил­ми", дию­ен, ка­бат юл­да, бил­ге­сез­лек­кә юл то­ту­ла­рын, ач­лык-ялан­гач­лык, урам­да ку­ну­ла­рын гы­на хә­тер­ли. Га­и­лә­гә эва­ку­а­ци­я­лә­нер­гә ту­ры кил­ми, әти­се яны­на Чис­тя­ко­вога ки­тәр­гә ту­ры ки­лә, әти­лә­ре (под­полье әме­ре бу­ен­ча) ти­мер юл стан­ци­я­се на­чаль­ни­гы бу­лып эш­ли тор­ган бу­ла. Әни­лә­ре үзе­нең һәм әти­лә­ре­нең иң ях­шы ки­ем­нә­рен алыш­ты­рып ал­ган зур өй­дә ты­ныч­рак бул­ган ке­бек то­ел­ган, әм­ма не­мец­лар ан­да да кил­гән һәм, хәт­та, алар яны­на ур­наш­тыр­ган­нар да. Ук­ра­и­на­ны фа­шист­лар­дан азат ит­кән­нән соң, тор­мыш бе­раз җай­ла­на, ик­мәк­кә кар­точ­ка би­рә баш­лый­лар. Бер­ва­кыт әни аны югал­та, ә ач тор­мас өчен әти га­и­лә­не: ха­ты­нын һәм 4 кы­зын үзе­нең ту­ган ягы­на - Бу­а­га оза­та. Өй­гә алар ике ай­дан соң гы­на әй­лә­неп кай­та­лар.

Әби­ем Ива­но­ва Рим­ма Пет­ров­на еш кы­на иле­без­нең ты­ныч авыл­ла­ры­на су­гыш­ның ни­чек үтеп ке­рү­ен сөй­ли иде, дип яза үз иншасында Яңа Чишмә урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Таня Иванова. - Ул үзе Брянск өл­кә­се­нең Сав­лу­ко­во авы­лын­да ту­ган, уни­ке яшь­лек кыз су­гыш­ны үз күз­лә­ре бе­лән күр­гән. Су­гыш баш­лан­ган­чы авыл­да Гит­лер­ның су­гыш баш­лар­га җы­е­нуы ту­рын­да имеш-ми­меш хә­бәр­ләр йөр­гән. Әби­ем яшә­гән авыл­да Кы­зыл Ар­ми­я­нең бер час­те ур­наш­кан бу­ла. Әби­ем һәм күр­ше-ти­рә ба­ла­лар сол­дат­лар бе­лән дус­ла­ша­лар, кы­зы­лар­ми­я­че­ләр­гә: "Фа­шист­лар нин­ди бу­ла­лар, сөй­лә­гез әле. Алар­ның мө­гез­лә­ре, кой­рык­ла­ры бар­мы? Әл­лә алар без­нең ке­бек­ме?" дип, со­рау­лар яу­ды­ра­лар. Ба­ла­лар дош­ман­ны ке­ше­гә ох­ша­ма­ган итеп кү­зал­ла­ган­нар. Әби­ем алар­ның Сав­лу­ко­во­га кил­гән көн­нә­рен ях­шы хә­тер­ли. Бу 1941 ел­ның 21 ав­гус­ты бу­ла. Әни­се һәм апа­ла­ры кыр­да, әби­ем өй­дә үзе ге­нә бу­ла. Ише­гал­дын­да та­ныш бул­ма­ган тел­дә сөй­лә­шү­лә­рен ишет­кән кыз­чык, кур­кып, мич ба­шы­на ме­неп яше­ре­нә. Өй­гә не­мец сол­да­ты ки­леп ке­рә, бө­тен өй­не ак­та­ра, кыз­чык­ны кү­реп ала, аны тар­тып тө­ше­рә, аңа не­мец­чә ни­ләр­дер сөй­ли. Кыз­чык бер­ни аң­ла­мый, кур­ку­дан бер сүз әй­тә ал­мый. Шул­чак кыз­ны кал­ды­рып, не­мец кух­ня­га уза, мич эче­нә күз са­ла. Ан­да бер кәст­рүл кай­нап тор­ган су бу­ла, аны тар­тып алып, су­ын идән­гә тү­геп, кәст­рүл­не алып чы­гып ки­тә. Шул көн­не не­мец­лар авыл хал­кы­ның бул­ган бар­лык азык-тө­ле­ген, дуң­гыз­ла­рын, сы­ер­ла­рын, та­вык­ла­рын, каз­ла­рын та­лап, җы­еп ки­тә­ләр. Тер­лек­ләр­не су­еп, итен ашый­лар. Ком­му­нист­лар­ны һәм алар­ның га­и­лә­лә­рен ата­лар. Авыл ба­шы итеп ста­рос­та бил­ге­ли­ләр, 4 ке­ше­дән тор­ган не­мец шта­бы кал­ды­ра­лар. Авыл­да не­мец тәр­тип­лә­ре ур­наш­ты­ры­ла. 1941 ел­ны не­мец­лар ме­нә шу­лай җи­ңел ге­нә күп­ме авыл­лар­га ху­җа бу­ла­лар. 1944 ел­ны Кы­зыл Ар­мия авыл­ны фа­шист­лар­дан азат итә, фронт көн­ба­тыш­ка кү­чә, тик авыл ту­лы­сын­ча янып бе­тә. Бер ге­нә йорт та кал­мый. Бак­ча­ла­рын­да ни үс­те­рә­ләр, шу­ның бе­лән җан ялан­гач­лык хө­кем сө­рә. Сав­лу­ков­лы­лар ак­рын­лап җи­ме­рел­гән ху­җа­лык­ла­рын тор­гы­зып, ты­ныч тор­мыш бе­лән яши баш­лый­лар.ас­рый­лар, ач­лык-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев