1941 елның җәен хәтерләп
Илебезгә фашист илбасарларының басып керүенә, "Сугыш!" дигән яман хәбәр таралуга 71 ел тулды. Илебез өстендә дошман снарядлары шартлады, тыныч тормыш бетте, авырту, югалту ачысы, үлем, батырлык, геройлык күрсәтү белән тулы Ватан тарихының бөтенләй башка сәхифәсе башланды. Ул чактагы дәһшәтле вакыйгаларның тере шаһитлары булганда хатирәләрне яңартырга, тоярга, сиземләргә мөмкин әле, безнең...
Илебезгә фашист илбасарларының басып керүенә, "Сугыш!" дигән яман хәбәр таралуга 71 ел тулды. Илебез өстендә дошман снарядлары шартлады, тыныч тормыш бетте, авырту, югалту ачысы, үлем, батырлык, геройлык күрсәтү белән тулы Ватан тарихының бөтенләй башка сәхифәсе башланды. Ул чактагы дәһшәтле вакыйгаларның тере шаһитлары булганда хатирәләрне яңартырга, тоярга, сиземләргә мөмкин әле, безнең әлегә сугышны үз күзләре белән күргән кешеләрдән сөйләтеп мәгълүмат алу мөмкинлегебез бар. Тик ветераннар елдан-ел кими бара һәм аларның истәлекләре дә кыйммәтле.
Хәзергесе вакытта Яңа Чишмәдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, петербурглы Виктор Степанович Середов (аңа хәзер 91 яшь) сугышны Кубаньдагы очу частьләренең берсендә кече лейтенант званиесендә каршылый. Сугыш самолетларына хезмәт күрсәтү буенча техник-механикны (яшь белгечне) анда Серпухов хәрби училищесын тәмамлагач җибәрәләр. Аның хәтерләвенчә, ул гадәти ял көне була, фаҗига буласына бернинди шик-шөбһә булмый. Шимбә көнне яшь офицерлар кинотеатрга баралар, әйбәт кинофильм карыйлар, якшәмбедә - ял көнне ял итәргә чыгалар, туңдырма ашыйлар. СССРга фашист Германиясенең һөҗүм итүе - басып керүе турындагы хөкүмәт белдерүе Кубань җирендә репродукторлардан нәкъ шул чакта яңгырый. Бу алар өчен көтелмәгән хәбәр була, чөнки немецлар белән һөҗүм итмәү турында килешү төзелгән була. Тиз арада полкка кайтырга туры килә, хәрби хәл игълан ителә, фронтка озатуга хәзерләнә башлыйлар. Шул көннән башлап Виктор Середов бөтен сугышны уза, яралана, медальләр белән бүләкләнә, сугыштан соң да хәрби хезмәтен дәвам итә, Ленинградта заводта эшли.
В.С. Ведякин түбәндәгечә искә ала: "Без балалар белән төшке әбәдтән соң Шушмада су коена идек, иптәшләремнең берсе "немецлар белән сугыш башланган", диде. Миңа 11 яшь иде һәм ул чакларда хәзер монда немецлар килер дә, ата башларлар күк тоелды. Мин өйгә йөгердем һәм әнине күзләренә яшь тулган хәлдә күрдем. "Әни, сугыш башланган", - дидем. "Беләм, улым", - диде ул. "Хәзер нәрсә булыр инде?" - дим. "Немецны безгә кадәр үк җибәрмәячәкләр, ә менә әтиеңне сугышка алачаклар. Дүрт бала белән мин нишләрмен, бер Ходай үзе генә белә". Кичен без малайлар белән сугыш турында гына сөйләштек, без үзебез немецларны ничек кыйнарбыз дип уйлаштык. Кайчакта "немецларны тукмарбыз" дип тә шаярттык, ә күңелдә исә борчу - сагыш иде. Әтине фронтка алмадылар, ә Казанга хәрби заводка эшкә озаттылар. 12 яшемнән мин дә аның белән эшләдем. Шулай итеп, сугыш башлану белән минем балачагым да бетте".
Аның хатыны Людмила Кузьминична (кыз чагында Иванова) Украинада яшәгән. Аны, 9 яшьлек кызны, әти-әнисе (икесе дә партия сафларында булганнар) "сугыш" дигән сүздән сакларга тырышканнар. Ул фәкать хөкүмәт фатирыннан ашыгыч төстә җыенуларын (әтисе шахта директоры урынбасары булып эшләгән), хуторга кадәр озын-озак юл үтүләрен, әнисенең апасы яшәгән кечкенә балчык өйдә яшәүләрен һәм апасының (ул чакта немецлар инде якында була): "Китегез, сезнең аркада гаиләмне куркыныч астына куясым килми", диюен, кабат юлда, билгесезлеккә юл тотуларын, ачлык-ялангачлык, урамда кунуларын гына хәтерли. Гаиләгә эвакуацияләнергә туры килми, әтисе янына Чистяковога китәргә туры килә, әтиләре (подполье әмере буенча) тимер юл станциясе начальнигы булып эшли торган була. Әниләре үзенең һәм әтиләренең иң яхшы киемнәрен алыштырып алган зур өйдә тынычрак булган кебек тоелган, әмма немецлар анда да килгән һәм, хәтта, алар янына урнаштырганнар да. Украинаны фашистлардан азат иткәннән соң, тормыш бераз җайлана, икмәккә карточка бирә башлыйлар. Бервакыт әни аны югалта, ә ач тормас өчен әти гаиләне: хатынын һәм 4 кызын үзенең туган ягына - Буага озата. Өйгә алар ике айдан соң гына әйләнеп кайталар.
Әбием Иванова Римма Петровна еш кына илебезнең тыныч авылларына сугышның ничек үтеп керүен сөйли иде, дип яза үз иншасында Яңа Чишмә урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Таня Иванова. - Ул үзе Брянск өлкәсенең Савлуково авылында туган, унике яшьлек кыз сугышны үз күзләре белән күргән. Сугыш башланганчы авылда Гитлерның сугыш башларга җыенуы турында имеш-мимеш хәбәрләр йөргән. Әбием яшәгән авылда Кызыл Армиянең бер часте урнашкан була. Әбием һәм күрше-тирә балалар солдатлар белән дуслашалар, кызылармиячеләргә: "Фашистлар нинди булалар, сөйләгез әле. Аларның мөгезләре, койрыклары бармы? Әллә алар безнең кебекме?" дип, сораулар яудыралар. Балалар дошманны кешегә охшамаган итеп күзаллаганнар. Әбием аларның Савлуковога килгән көннәрен яхшы хәтерли. Бу 1941 елның 21 августы була. Әнисе һәм апалары кырда, әбием өйдә үзе генә була. Ишегалдында таныш булмаган телдә сөйләшүләрен ишеткән кызчык, куркып, мич башына менеп яшеренә. Өйгә немец солдаты килеп керә, бөтен өйне актара, кызчыкны күреп ала, аны тартып төшерә, аңа немецчә ниләрдер сөйли. Кызчык берни аңламый, куркудан бер сүз әйтә алмый. Шулчак кызны калдырып, немец кухняга уза, мич эченә күз сала. Анда бер кәстрүл кайнап торган су була, аны тартып алып, суын идәнгә түгеп, кәстрүлне алып чыгып китә. Шул көнне немецлар авыл халкының булган барлык азык-төлеген, дуңгызларын, сыерларын, тавыкларын, казларын талап, җыеп китәләр. Терлекләрне суеп, итен ашыйлар. Коммунистларны һәм аларның гаиләләрен аталар. Авыл башы итеп староста билгелиләр, 4 кешедән торган немец штабы калдыралар. Авылда немец тәртипләре урнаштырыла. 1941 елны немецлар менә шулай җиңел генә күпме авылларга хуҗа булалар. 1944 елны Кызыл Армия авылны фашистлардан азат итә, фронт көнбатышка күчә, тик авыл тулысынча янып бетә. Бер генә йорт та калмый. Бакчаларында ни үстерәләр, шуның белән җан ялангачлык хөкем сөрә. Савлуковлылар акрынлап җимерелгән хуҗалыкларын торгызып, тыныч тормыш белән яши башлыйлар.асрыйлар, ачлык-
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев