20 гыйнварга Татарстанда COVID-19ның 15104 очрак теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 87 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3се – читтән кертелгән, 84е – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 63 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 2, 18 яшьтән 30га кадәр - 6, 30 яшьтән 50гә кадәр – 29, 50дән 60ка кадәр – 14, 60тан 70кә кадәр – 21, 70тән – 80гә кадәр – 9, 80нән 90га кадәр - 6, 90 яшьтән өлкәнрәк - 0.
География: Казанда – 61, Яр Чаллыда – 5 очрак теркәлгән, Аксубай, Алексеевск, Буа, Кама Тамагы, Кукмара, Нурлат, Спас районнарында – 1әр очрак, Лаеш, Питрәч районнарында – 2шәр очрак, Биектау, Чистай районнарында – 3әр очрак, Яшел Үзән районында – 4 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 11 480 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 76 кеше - узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев