Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

2015 елдан пенсияләрне исәпләүнең яңа кагыйдәләре

2015 елның 1 гыйнварыннан пенсия күләмен яңача исәпләү кертеләчәк. Картлык буенча хезмәт пенсиясе иминият һәм тупланма өлешкә үзгәртеләчәк.

Яңа формула буенча пенсия хокуклары һәр ел өчен балларда - индивидуаль пенсия коэффициентларында язылып барачак.
Иминият пенсиясен исәпләгәндә һәр ел өчен пенсия коэффициентлары кушылачак. Бары тик "ак хезмәт хакы" дип аталган рәсми хезмәт хакы гына исәпкә алыначак. Хезмәт хакы югары булган саен, баллар да күбрәк булачак.
Балларның иң югары саны елына - 10. Бер баллның бәясе ел саен инфляция дәрәҗәсеннән һәм Пенсия фонды керемнәре үсешеннән чыгып артачак. 2015 елга бер балл бәясе 64 сум 10 тиен күләмендә билгеләнгән. Теркәлгән түләү - пенсиянең бүгенге көндә теркәлгән база күләме аналогы. 2015 елда аның күләме 3935 сум тәшкил итәчәк.
Теркәлгән түләүләрне арттыру да күздә тотыла. Мисал өчен, 80 яшькә җиткән яки 1 төркем инвалид булган кешеләргә теркәлгән түләү икеләтә күләмдә билгеләнә. Эшкә сәләтсез гаилә әгъзаларын тәрбияләгән (иждивение) шәхесләргә гаиләнең эшкә сәләтсез һәр кешесенә билгеләнгән (теркәлгән) түләү өчтән бер өлешкә артачак, әмма гаиләдәге эшкә сәләтсезләр өч кешедән артмаган очракта гына. Бу традицион артулар элек гамәлдә булган закон буенча да кулланыла иде. Тик теркәлгән түләүләрне арттыруда үзенчәлекләр дә бар. Мисал өчен, авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким эшләмәгән, авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләмәүче гражданнарга 2016 елдан башлап теркәлгән түләүләр 25%ка күбрәк билгеләнә. (3935 сумнан 25% = арту күләме 983 сум 75 тиен).
Яңа кагыйдәләр буенча иминият пенсиясенә хокук алу өчен түбәндәге шартларны үтәү кирәк:
- иминият стажы 15 елдан да ким булмаска тиеш (бүген иминият стажы - 5 ел);
-30 балл туплау;
Бу шартлар акрынлап кертеләчәк, күчү чоры күздә тотыла. Минималь стажга карата таләпләр акрынлап(эзлекле рәвештә) артачак - ел саен 1 әр ел (2015 елда 6 ел, 2016 елда - 7 ел һ.б.). Шулай ук балларның минималь санына карата таләпләр дә эзлекле рәвештә артачак (2015 елда 6,6 баллдан башлап 2025 елга 30 баллга кадәр).
-гомум билгеләнгән пенсия яшендә булу (55 яшь - хатын-кызлар өчен, 60 яшь - ир-атлар).
Әлеге шартлар үтәлмәгәндә гражданин социаль пенсия өчен РПФ-га мөрәҗәгать итәргә хокуклы, тик 60 яшьтә (хатын-кызлар) һәм 65 яшьтә (ир-атлар) генә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзергесе вакытта кеше пенсиягә чыгачак уртача стаж 34 ел тәшкил итә. 30 балл туплау шарты хезмәт базарын законлаштыру һәм гражданнарның игътибарын "ак хезмәт" хакының мөһимлегенә юнәлтү өчен эшләнә.
Иминият (страховой) стажына эшләгән чорлар гына түгел, ә "нестраховые периоды" дип аталган чорлар да керәчәк. Алар өчен аерым коэффициентлар да билгеләнәчәк. Мисал өчен, бала карау өчен ял, хәрби хезмәт үтү, эшсезлек, инвалид яки өлкән кешеләрне, инвалид балаларны карау һ.б.
Шулай итеп, хәрби хезмәт үткән чор өчен хезмәт итүнең һәр елы өчен 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнелә.
Бала караган чорлар (һәр балага яшь ярым булганчыга кадәр) да стажга керәчәк һәм һәр балага түбәндәгечә исәпләнелә:
-1,8 балл - беренче баланы караган чор өчен әти- әнинең берсенә карата;
-3,6 балл - ата-ананың берсенең икенче баланы караган чор өчен;
-5,4 балл - ата-ананың берсенең өченче яки дүртенче баланы караган чор өчен.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, пенсия яше артмаячак. Гомум билгеләнгән пенсия яше элеккегечә калачак. Әмма пенсия билгеләү өчен гомумбилгеләнгән пенсия яшеннән соңрак мөрәҗәгать итү файдалы (отышлы) булачак. Пенсия билгеләтү өчен тагы да соңрак мөрәҗәгать иткәндә һәр ел өчен иминият пенсиясе һәм теркәлгән түләүләр тиешле коэффициентларга (премиаль балларга) артачак. Мисал өчен, пенсия яше җиткәч тә 5 елдан соң гына мөрәҗәгать иткән очракта, билгеләнгән түләүләр - 36%ка, ә баллар саны 45%ка артачак. Әгәр пенсиягә 10 елдан соң гына чыксаң, билгеләнгән түләүләр - 2,11 тапкырга, ә баллар саны 2,32 мәртәбәгә артачак.
Хәзерге пенсионерлар һәм хезмәт пенсиясе быел билгеләнәчәк гражданнар өчен балларга конверсияләү ясалачак. Әмма исәпләүнең яңа тәртибенә күчкәндә пенсия күләме кимемәячәк.
Конверсияләү мөрәҗәгать итмичә дә башкарылачак. Моның өчен гражданнарга РПФ-га мөрәҗәгать итү кирәкми. Яңа пенсия формуласы буенча пенсия хокуклары тулы күләмдә 2015 елда хезмәт юлын башлаган гражданнарга булдырылачак.
Гражданнарның 2015 елга кадәр булдырылган барлык пенсия хокуклары теркәләчәк, сакланачак һәм үтәләчәк.
Лилия ХИРАҖЕВА,
РПФ бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев