Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

2015 елга бурычлар билгеле

22 гыйнварда сөт сатып алу буенча үткәрелгән киңәшмәдә 2014 елда тупланган уңай тәҗрибәне һәм калган җитешсезлекләрне исәпкә алып 2015 елга бурычлар куелды. Терлекләрнең баш саны - авылның мул яшәү барометры ул һәм иң беренче бурыч - баш санын арттыру. Һәм ни өчен Акбүредә, Красный Октябрьдә, Волчья Бистәсендә терлекләр саны кими,...

22 гыйнварда сөт сатып алу буенча үткәрелгән киңәшмәдә 2014 елда тупланган уңай тәҗрибәне һәм калган җитешсезлекләрне исәпкә алып 2015 елга бурычлар куелды.
Терлекләрнең баш саны - авылның мул яшәү барометры ул һәм иң беренче бурыч - баш санын арттыру. Һәм ни өчен Акбүредә, Красный Октябрьдә, Волчья Бистәсендә терлекләр саны кими, ни өчен анда Акъяр, Шахмай һәм Тубылгы Тауда яшәүче алдынгыларны куып җитәргә тырышмау кебек сәбәпләрне ачыкларга вакыт җиткәндер. Ә ачыклагач, хәлләр торышын җитди һәм эзлекле рәвештә төзәтә башларга кирәк. Әлеге авылларда яшәүчеләрнең элек-электән килгән авыл хуҗалыгы хезмәте белән үз тормышларын яхшыртасылары килмиме икән?
Өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга җәен сөт саву агрегатлары тапшыру (бирү) баш санын арттыруга зур мөмкинлек бирде. Мисал өчен, шахмайлылар 19 агрегат алды һәм 2014 елда иң күп арту анда - 70 баш. Бизнес тәмен тойганнарда эшлекле активлык югалмаячак, алар ит һәм сөт җитештерүне алга таба да арттырачаклар гына. 2014 елда халыктан сөт сату 2013 ел белән чагыштырганда 14378 центнерга арткан һәм 61775 центнер тәшкил иткән. Әмма сөт өчен озак вакыт исәп-хисап ясамаганда яки аның бәясе бер урында "катып" калса, көч какшарга да мөмкин. Бәя сыйфатка бәйле, әмма сөтнең майлылыгын айга бер тапкыр тикшергәндә яки бөтенләй тикшермәгәндә, сөт суыткычлар, сөт ташу машиналары булмаса, тапшырыласы сөт тиешле критерийларга җавап бирерме соң? Менә шушылардан чыгып халык белән исәп-хисап ясау бәяләре чыгарыла да инде. Ә түләүләрне 2-3 айга тоткарлаганда, сөт сатуның тагы да табышлырак каналлары табыла да инде. Киңәшмәдә районның сөтне югалтуы билгеләп үтелде, чөнки халык аны хәзерләүчеләргә түгел, ә мөстәкыйль рәвештә башка җиргә - каймагын, эремчеген, маен ясап шәһәр базарларында, туганнарына һәм танышларына сата. Башка төр сатулар 2014 елда кинәт кенә 6983 центнердан 12587 центнерга арткан, хәер ике елга кадәр 7 центнердан артмаган иде.
Сөтнең сыйфатын һәм сортлылыгын арттыру өстендә эшләү, бәясен контрольдә тоту - бу икенче мөһим бурыч. Һәм, әлбәттә инде, сөт өчен исәп-хисап буенча бернинди тоткарлыкларны булдырмау! Уңай тәҗрибә буларак, кайбер сөт хәзерләүчеләр сөт тапшыручыларны зур булмаган премияләр һәм бүләкләр белән дә билгеләп үтәләр.
-Сөт өчен көрәшергә кирәк, - диде район башлыгы Вячеслав Козлов, - сөтнең күпчелеге читкә китә, чөнки түләмиләр. Безгә барыбызга да бергәләшеп моның белән шөгыльләнергә кирәк.
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
Хәзерләүчеләр, "Лизинг-грант", сөт ташый торган машиналар алыгыз, суыткычлар куегыз. Җыеннарда кешеләр, ни өчен халыктан сөтне 17 сумнан гына җыялар, дигән сорау бирәләр. Безгә, хуҗалыклар белән генә эшлисез, халык белән түгел, дип үпкә белдерәләр алар. КМС заводы җитәкчесе Федор Бурчинга километраждан һәм җыела торган сөт күләменнән чыгып, сөт хәзерләүчеләргә транспорт чыгымнарына булган компенсацияне тәртипкә салырга диелде. Һәм банкларга да мөрәҗәгать итәбез! Халык кредитлар алырга әзер.
-Кредитлар авыл хуҗалыгы үсешендә бик ярдәм итте,- диде докладчы район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, -2006-2014 еллардан бирле халык тарафынан 1989 кредит алынган. 2014 елда уртача район күрсәткече 100 хуҗалыкка 41 кредит тәшкил итте, республика буенча - 42. Күрше Алексеевск районында -72 кредит.
Кредитлар буенча Акъяр АҖ алдынгылыкны тота - 80, алай гына да түгел: аларда 100 йортка - 120 баш сыер, 76 машина туры килә. Терлекләр дә һәр ел саен табыш китерә. 2013 ел белән чагыштырганда шәхси хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны 2014 елда арткан: МЭТ - 221 башка (барлыгы 5549 баш МЭТ), сыерлар - 25 башка (2204 сыер), кәҗәләр һәм сарыклар - 12 башка (барлыгы 4712), дуңгызлар - 92 башка (3136 баш).
Яшь терлекләрне яңадан үстерү буенча бурычларның берсе - малларны ясалма орлыкландыру буенча белгечләр кандидатурасын сайлап алу. Кайбер фермер хуҗалыкларының уңай тәҗрибәсен киңрәк куллану, мисал өчен, Сөлчә Башта халыкның 13 баш сыерын үзләренеке белән бергә көтәләр. Язга дуңгыз балалары сатып алу (кирәклеге) турында халыктан мәгълүмат җыярга. Фермер хуҗалыкларыннан терлек азыгына кемдә нинди бәя булуы хакында күбрәк информация бирүләрен сорарга.
Шулай итеп, баш санын арттыруда бурыч булып 4 һәм аннан да күбрәк сыеры булганнарга ШЯХ-га сөт саву агрегатларына чыгымнарны каплау, авыл халкының төп эшенә зыян китермичә терлек көтүен оештыру, азык һәм яшь терлекләр сатып алуда булышлык күрсәтү тора.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев