Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 2020 елда күп кенә яңачишмәлеләргә социаль ярдәм чаралары күрсәтелде

    2020 елда район халкына социаль ярдәмнең төрле чаралары буенча 57 млн. 895 мең сум акча түләнде - бу 2019 ел белән чагыштырганда 10 млн. 544 мең сумга күбрәк

    Социаль яклау бүлегенең эш нәтиҗәләре турында аның начальнигы Наталья Гурьева сөйләде.

    РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Россиядә милли проектлар гамәлгә ашырыла. Шуларның берсе («Демография» проектыгаиләләргә бала туганда финанс ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

     2018 елдан бирле социаль ярдәмнең яңа чаралары гамәлдә. Алар беренче бала туганда, гаиләнең кереме ике яшәү минимумыннан (бер кешегә – 20170 сум яки 3 кешелек гаиләгә - 60510 сум) кимрәк булган очракта күрсәтелә. 2020 елда Яңа Чишмә районында әлеге түләүдән беренче  тапкыр әни булган 162 хатын-кыз файдаланган. Айлык пособие күләме 9373 сум тәшкил итә.

    Балалары булган яшь гаиләләргә ярдәм итү идеясен дәвам итеп, шул ук елны Татарстанда авылда яшәүче 25 яшьтән яшьрәк хатын-кызларга (аларның беренче баласы туган очракта) 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү кертелде. 2020 елда безнең районда шундый түләүне 47 гаилә алды. Моннан тыш, 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга ( аларның өченче баласы туганда) 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү түләнә (әгәр алар авыл җирендә 3 ел теркәлеп яшәгән булсалар). Мондый түләүне 16 гаилә рәсмиләштергән.

    Программа эшли башлаганнан бирле безнең районда түләүләрне 25 яшькә кадәрге 107 хатын-кыз (беренче бала туган өчен) һәм 29 яшькә кадәрге 30 хатын-кыз (өченче бала туган өчен)  алды.

    Черемухово Бистәсеннән Татьяна Публикова районда беренче бала туу өчен 50 мең сумлык сертификат алган йөзенче әни булды. Ул аңа Әниләр көне алдыннан тантаналы шартларда тапшырылды. 100 мең сумлык түләүне утызынчы кеше булып алучы да - Черемухово Бистәсендә яшәүче яшь әни Анастасия Прыткова иде.

    2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең чираттагы чаралары кертелде. Бу - керемнәре  яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 яшькә кадәрге балаларга дару алыр өчен 10 мең сумлык электрон сертификат. Районда әлеге социаль ярдәмне 61 гаилә алды.

      Уртача керемнәре яшәү минимумыннан артмаган һәм яңа туган балалары булган 23 гаилә  8847 сумлык балалар кирәк-яраклары комплекты алды.

    2020 елның 1 июненнән РФ субъектларында бер яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләрдәге 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга яңа айлык түләүләр бирү кертелде. 2020 елда андыйлар районда 148 кеше исәпләнә (түләүләр күләме - 7 млн. 198 мең сум).

    Мәҗбүри социаль иминиятләштерү тиеш булмаган гражданнарга (алар  вакытлыча эшкә яраксыз булган очракта), беренче баланы карау буенча пособиенең минималь күләме 3 375 сумнан 6 752 сумга кадәр арттырылган,  районда түләүләрне алучылар - 24 кеше, әлеге максатка РФ бюджетыннан 145 мең сум акча җибәрелгән.

    Социаль яклау бүлегендә барлыгы 231 күп балалы гаилә теркәлгән, шулардан 184 гаиләдә - өч бала, 35 гаиләдә – 4 бала, 12 гаиләдә - 5 һәм аннан да күбрәк бала. 2020 елда күп балалы 33 гаиләгә таныклык бирелде.

    Дәвамы бар…

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: