Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 2020 елда Яңа Чишмә суд приставлары тарафыннан бурычлылардан 83,6 млн. сумнан артык акча түләттерелгән

    2020 елда суд приставлары бүлеге тарафыннан барлык күрсәткечләр буенча эшләр үтәлгән

    Узган елда башкарылган эшләр турында Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча бүлек начальнигы Сергей Бутин сөйләде.

    Ел ахырына суд приставларының саны 14 кеше тәшкил иткән, шуларның 2се - башкаручы суд приставлары, 9 - суд эшчәнлегендә билгеләнгән тәртипне тәэмин итү буенча суд приставлары, 2 белгеч. Бүлекчәдә ике вакансия бар.

    Ләкин, шуңа да карамастан, Суд приставлары бүлеге тарафыннан күпчелек күрсәткечләр буенча эшләр башкарылган: төрле категорияләр буенча башкару производстволары буенча 83 млн. 601 мең сум акча түләттерелгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, абсолют саннарда 2019 елдагы түләттерүләр буенча күрсәткечләрне чагыштырганда, күрсәткечләрне яхшыртуга ирешкәннәр.

    2020 елда башкарма производстволар саны (башкаруда) 557 187 мең сумлык тәшкил иткән, 13 702 эш башкарылган, бу 2019 елның шул ук күрсәткеченнән 749 башкарма документка кимрәк.

    Башкарма производстволар саны кимүгә карамастан, бурычлы кешеләргә Россия Федерациясеннән чыгуларын  вакытлыча чикләү чараларын куллану нәтиҗәлелеге арткан. Банкларда һәм башка кредит оешмаларында булган акчаларга бурычларны түләтүне сорап мөрәҗәгать итү буенча чара нәтиҗәле кулланыла. Шуның аркасында башкарма производство буенча, бурычлылар үз бурычларын тулысынча яки өлешчә түләүгә керешкәннәр (59%), 2019 елда әлеге күрсәткеч – 57 % тәшкил иткән.

    Социаль әһәмиятле производстволар арасында, һичшиксез, алиментлар түләтү буенча башкарма производстволарга аерым игътибар бирелә.

    Белешмә.

    Бүлектә Яңа Чишмә районыннан алимент түләүчеләргә карата 75 башкарма производство бар.

    Бүлек тарафыннан алиментларны түләтү турында төгәлләнмәгән башкарма производстволарны киметү тенденциясе сакланып кала: узган елда 196 дан 177гә кадәр кимегән.

    97 башкарма производство тәмамланган һәм туктатылган, 5 башкарма производство алга таба башкару өчен башка Суд приставлары бүлегенә тапшырылган. Бурычы булган 18 кеше алимент түләүдән качып йөргән өчен, административ җаваплылыкка тартылган, 168 бурычлы - вакытлыча Россия Федерациясеннән чыгу хокукында чикләнгән.

    Бурычлыларның хезмәт хакыннан һәм башка керемнәреннән түләтүне сорап 95 карар чыгарылган һәм җибәрелгән. 28 бурычлыга эшкә урнашуда ярдәм итү өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә юлламалар тапшырылган. 11 бурычлы кеше махсус хокукта чикләнгән. Алимент түләүдән качкан өчен 6 җинаять эше кузгатылган. 9 972 мең сумлык 177 башкарма производство калган.

    2020 елда бүлек тарафыннан 135 административ хокук бозулар турында эш кузгатылган (алимент түләүдән качып йөрүче бурычлылар, административ штрафларны түләмәүчеләр, милек характерында булмаган башкарма документ таләпләрен үтәмәүчеләр өчен).

    Хезмәтнең вазыйфаи затлары тарафыннан 30 эш каралган, алар буенча 15 000 сумлык штраф билгеләнгән.

    Алимент буенча бурычлары булган кешеләргә карата 6 җинаять эше кузгатылган, шул исәптән прокурор инициативасы буенча 2 җинаять эше.

    2021 елда бүлек тарафыннан башкарма производствоны оештыру өлкәсендәге барлык күрсәткечләр буенча уңай динамикага ирешүгә, судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итүгә, шул исәптән контрольне көчәйтү һәм башкару дисциплинасын арттыру юлы белән дә, эш дәвам иттереләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: