Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

2020 елның 26 ноябрендә Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда Әниләр көненә багышланган чара булып узган

Бәйрәмгә мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган әниләр чакырылган

Музей директоры Лидия Лотфуллинаның бәйрәм тәбрикләвеннән соң, балалар зур дулкынлану белән әниләренә җырлар һәм шигырьләрен тәкъдим иткәннәр.

Кунакларны «Йолдыз» балалар бакчасы тарихын чагылдырган фотолар белән таныштырганнар. Шулай ук, алар Зирекле авылының Бөек Ватан сугышында катнашучыларына һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган яңартылган экспозицияне караганнар.

 Музей киңәшчесе Мидхәт Газыймов әниләргә авыл тормышын җанландырып торуларына соклануын белдергән, аларга сәламәтлек, тигез тормыш һәм гаилә бәхете теләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X