Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

2021 елда Яңа Чишмә районында балалы гаиләләргә нинди социаль ярдәм чаралары күрсәтелгән

Районның социаль яклау бүлеге үткән елның 12 аенда балалары булган гаиләләргә нинди түләүләр бирелүе турында хәбәр итә.

1. Авыл җирендә яшәүче 25 яшькә кадәр булган хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган 50000 сум күләмендәге түләүне - 40 кеше, авыл җирендә яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга бирелә торган 100000 сумны - 12 кеше алган.

2.  Ир белән хатынның уртача керемнәре яшәү минимумының икеләтә күләменнән артмаган гаиләләрдә беренче бала туганда һәм ул 3 яшькә җиткәнче бирелә торган айлык түләүне 125 гаилә алган. Түләү суммасы 9373 сум.

3. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә балалары 16 яшькә җиткәнче бирелә торган айлык пособие.

4. 3 яшькә кадәрге балаларга дарулар алыр өчен электрон сертификатны керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдән 70 кеше алган (гомуми күләме - 700 мең сумлык).

5. Яңа туган балалары һәм керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә балаларга кием комплектлары алу өчен белешмә бирү. 141 мең сумлык кием комплектларын 16 кеше алган.

6. Баланы балалар бакчасына йөрткән өчен  түләүнең бер өлешен компенсацияләү: 1 балага - 20%, 2 балага - 50%, 3 балага - 70%. 2434.99 мең сум күләмендәге социаль ярдәм чарасын 492 кеше алган.

7. Гаилә әгъзаларының уртача керемнәре 20 мең сумнан артмаган очракта баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрткән өчен түләүнең бер өлешен өстәмә компенсацияләү (492 кеше алган).

8. Балалар бакчасы өчен өстәмә компенсацияләүне арттыру. Алучылар -  керемнәре яшәү минимумыннан артмаган күп балалы гаиләләр.

9. Өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә ТКХ өчен түләүгә 30%лы ташлама, 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә ТКХ өчен түләүгә 50%лы ташлама, мәктәп яшендәге балаларга юлда йөрү өчен айлык түләү, 6 яшькә кадәрге балаларга дару алыр өчен субсидия.

10. 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләп үстерүче, керемнәре түбән булган гаиләләргә балалар өчен айлык пособие.

2021 елның 1 апреленнән 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләүләр бирү тәртибе үзгәрде. Элек бу түләү 4 686,50 сумны тәшкил итсә,  хәзергесе вакытта, әгәр дә гаилә әгъзаларының уртача керемнәре, әлеге түләүне дә кертеп, 9955 сумга җитми икән (яшәү минимумы күләме), түләү күләме арта.

Керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган аз тәэмин ителгән гаиләләр 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге һәр баласына да шундый пособие ала алалар. Бу очракта гариза бирүче һәм аның балалары РФ гражданнары булырга тиеш. 2021 елның 1 апреленнән балалар өчен пособие исәпләүнең өч баскычлы системасы кертелде - төбәк яшәү минимумыннан 50%, 75% һәм 100%.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев