Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

2023 елның 18 гыйнварында Яңа Чишмә районы юлларында «Тоннель» операциясе узачак

Чираттагы чара юл хәрәкәтенең имин булуы максатларында үткәрелә.

Яңа Чишмә ЭЭБнең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов машина йөртүчеләрне түбәндәгеләр хакында искәртә:

 «Тоннель» операциясе вакытында дәүләт автоинспекторлары автомобильнең техник төзеклеге/төзек булмавына, түләнмәгән штрафлар булуга, әйләнештә тыелган әйберләрне ташуга, документларның булу/ булмавына, пассажирларны (бигрәк тә балаларны) куркынычсыз йөртүгә, аптечка, авария билгесе, эшли торган сертификатлы янгын сүндергечнең булу/булмавына, поворотниклар эшләвенә аерым игътибар бирәчәкләр.

Шулай ук, машина йөртүче белән аралашу барышында инспекторлар аның сәламәтлегенә игътибар итәчәкләр, шик тудырган шоферларны алкоголь яки наркотик куллану/кулланмауга тикшерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев