Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

22 февральдә Тубылгы Тауда яшәүче тыл хезмәтчәне Зәйнәб Исмәгыйлевага 90 яшь тула

Зәйнәб Исмәгыйль кызы тумышы белән Каргалы авылыннан, ә Тубылгы Тауда 1999 елдан бирле яши.

Әби бик җитез ( үз аягында), шат күңелле, аралашучан, күршеләренә кунакка йөрергә ярата. Үзе әзерли, кибеткә йөри, кыскасы, үзен-үзе карый ала, ә җыештыруда - идәннәр, керләр юуда аңа социаль хезмәткәр булыша. Зәйнәб әбинең үз балалары юк, аның каравы биш үги баласы бар (алтау иде). Ул газы һәм суы булган үз йортында ялгызы гына яши.

Зәйнәб әби сигез балалы гаиләдә дүртенче бала булып үскән. Әти-әнисе колхозчы була, 4 сыйныфны тәмамлауга колхозда эшли башлый. Сугыш вакытында басуда чүп утаган, фермада сарыклар караган. Үсеп җиткәч, аны иптәшләре белән Уратмага урман кисәргә җибәргәннәр. Ә алга таба аның бөтен хезмәт биографиясе пенсиягә чыкканчыга кадәр Каргалыдагы кошчылык фабрикасы белән бәйле, Зәйнәб әбинең «Хезмәт ветераны» исеме һәм тыл хезмәтчәннәренең барлык медальләре дә бар.

Ире Минсәгыйрьгә (хәзер инде мәрхүм) кияүгә чыгуы бик кызыклы була. Ул аңа ике тапкыр кияүгә чыга. 40 яшьләр тирәсендә, бервакыт аның туганы яхшы кияү табуы хакында әйтә. «Алты баласы булган тол ир булуы мөһим түгел, балаларының өлкәнрәкләре үз урыннарын тапкан инде, ә аның белән 11 һәм 12 яшьлек уллары гына яши икән», дигән. Шуннан соң Зәйнәб Минсәгыйрь белән таныша һәм үзенең ризалыгын бирә. Әмма гаилә тормышы җайга салынмый, нибары ике ел гына дәвам итә. «Мин аннан үзем киттем», - ди Зәйнәб әби.

Шулай итеп, 20 ел вакыт үтеп тә киткән... һәм көтмәгәндә-уйламаганда дигәндәй, Минсәгыйрь Каргалыга килеп, барысын да яңадан башларга тәкъдим иткән. «Күрәмсең, еллар узгач, нинди хатын-кызны  югалтуын аңлагандыр», - дидек без дә әлеге әңгәмәгә кушылып. «Бик мөмкин», - диде Зәйнәб әби елмаеп.

Ун ел бер мизгел кебек үтеп киткән. «Әлбәттә, гаиләдә төрле хәлләр булгалады», - диде ул, - тик минем ирем бик яхшы кеше иде». Авырып киткәч, Зәйнәб әби аны кечкенә бала караган кебек карый, аның белән Казандагы хастаханәдә дә ята. Һәм бакыйлыкка да, аның кулыннан китә.

Тубылгы Тауда яшәүче үги уллары Малик һәм Минәхмәт Зәйнәб әби янында еш булалар, аңа үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Хастаханәгә алып баралар, алып кайталар, стационарда булса, хәлен беләләр. Ул иренең туган ягында яшәргә ияләшкән, Каргалыга кире кайтырга теләми, хәер, хәзер анда туганнарыннан да беркем калмаган инде.

Өй эшләрен башкаргач, Зәйнәб әби телевизор карый, бәйләргә утыра. Аллага шөкер, операциядән соң аның күзләре күзлексез күрә. Күршеләренә дә кергәләп чыга, «Үземә генә күңелсез бит! 5 минутка гына булса да, аларга керәм» - ди ул. Зәйнәб әби шаяртырга, көлергә ярата. Минсәгыйрь ага да шундый булганга күрә, хатынын яраткандыр, мөгаен.

Моңсуланып утырмаучы Зәйнәб әби сәламәтлегенә әлләни зарланмый. Апрель аенда авылга РҮХ  табиблары өлкән яшьтәге кешеләрне диспансерлаштыру үткәрергә килгән булган, алар аны тикшергәннән соң, хастаханәдә дәваланырга тәкъдим иткәннәр. Стационарда дәваланганнан соң, ул үзен күпкә яхшырак хис итә һәм өйдә билгеләнгән даруларны кабул итә.

Зәйнәб әби үз тормышыннан канәгать. «Пенсияне генә гамәлдән чыгармасыннар иде. Ә болай, яшәргә була. Тешләрем булмаса да, кибеттән, теләгәнемнең барысын да алам. Ә озын гомерле булып яшәргә, Ходай ярдәм итә», ди ул.

Шушы сүзләрдән соң әби шкафтан иң матур яулыгын алып, матур итеп бәйләде дә, рәхәтләнеп газета өчен фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев