Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

22 октябрьдә - район үзәгендә ярминкә

Шим­бә көн­не, 22 ок­тябрь­дә, район үзәгендә авыл ху­җа­лы­гы про­дук­ци­я­се: ит, кош-корт,сөт ри­зык­ла­ры, яшел­чә, бә­рәң­ге, бөр­тек-фу­раж һ.б. са­ту бу­ен­ча яр­мин­кә оеш­ты­ры­ла. Район башкарма комитетының икътисад бүлеге һәм Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты булачак ярминкәдә товарлар ассортиментын арттыру буенча халыктан ул көнне нәрсә сатып алырга теләүләре турында тәкъдимнәр кабул итәләр, шулай...

Шим­бә көн­не, 22 ок­тябрь­дә, район үзәгендә авыл ху­җа­лы­гы про­дук­ци­я­се: ит, кош-корт,сөт ри­зык­ла­ры, яшел­чә, бә­рәң­ге, бөр­тек-фу­раж һ.б. са­ту бу­ен­ча яр­мин­кә оеш­ты­ры­ла.

Район башкарма комитетының икътисад бүлеге һәм Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты булачак ярминкәдә товарлар ассортиментын арттыру буенча халыктан ул көнне нәрсә сатып алырга теләүләре турында тәкъдимнәр кабул итәләр, шулай ук сатып алына торган товарның күләмен (зурлыгын) күрсәтеп, авыл хуҗалыгы продукциясенә заявкалар да бирергә була.

Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 2-24-97, 2-20-08.

Үт­кән шим­бә­дә без­не­ке­ләр Ка­зан­да үт­кән яр­мин­кә­дә кат­наш­ты­лар. Акъ­яр, Пет­ро­па­вел һәм Ар­хан­гел авыл җир­лек­лә­рен­нән, КМС за­во­дын­нан алып бар­ган про­дук­ци­я­ тиз ара­да са­ты­лып бет­кән. Акъ­яр­лы­лар яр­мин­кә­гә ае­ру­ча әй­бәт хә­зер­лән­гән­нәр. Ка­зан­лы­лар­ны кай­нар чәй, тәм-том­нар бе­лән дә сый­ла­ган­нар. Авыл хал­кы 4,4 тон­на ит, 2,5 тон­на бә­рәң­ге, 20 баш каз, 1,6 тон­на сөт ри­зык­ла­ры са­тып, 1,1 млн. сум ак­ча алып кайт­кан. Яр­мин­кә­гә ки­лә­се сә­фәр 12 но­ябрь­гә план­лаш­ты­ры­ла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined ярмарка