Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

23 февральдә Яңа Чишмәдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан митинг булып узды

Яңачишмәлеләр һәлак булган сугышчылар мемориалына, якташларыбызның бронза бюстларына һәм тыл хезмәтчәннәре һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Ватанны саклаучылар көне безнең илдә инде 100 елдан артык билгеләп үтелә. Бу дата Россия тарихының, үз Ватанын яклаган геройларның, «кайнар» нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән солдатларның хәтер һәм хөрмәт символы булып тора. Бу - бүгенге көндә илнең хәрби куәтен һәм оборона сәләтен ныгытучы Россия солдатларына хөрмәт белдерү.

Бу хакта һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында митингка җыелган яңачишмәлеләргә район башлыгы Вячеслав Козлов сөйләде. Вячеслав Козлов барысын да әлеге истәлекле дата белән котлап, сугышчыларның - Ватанны саклаучыларның батырлыгына хөрмәт, һәлак булганнар турындагы хәтер һәрвакыт халык күңелендә яшәячәк, дип ассызыклады.

Бер минутлык тынлыктан соң митингта катнашучылар мемориалга тере канәфер чәчәкләре куйдылар. Аннары алар «Җиңү паркы»на юнәлделәр һәм якташларының - Советлар Союзы Геройлары Борис Чекин һәм Федор Савельев бюстларына да чәчәк куйдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев