Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

23 октябрьдә Яңа Чишмәдә чираттагы көзге ярминкә узды

Бу көнне базар мәйданчыгында ярминкә гөрләп үтте: киштәләрдә берничә ШЯХдан һәм КФХдан алып килгән итнең ниндие генә юк иде.

Ярминкәгә 8 сәгать 15 минутта килүчеләр - сатып алучылар моны яхшы күргәндер. Ә сатучылар исә үз тауарларын алтынчы яртыда ук киштәләргә урнаштыра башлаган һәм яңачишмәлеләр итне дә, башкаларын да тизрәк сатып алырга ашыктылар, бигрәк тә итне. Сыер итенең бәясе - 350-370 (кг), дуңгыз ите - 260, сарык ите 400 сумнан иде.

Чуаш Чабаксарыннан Сергей Моляков алып килгән бәрәңге дә тиз арада сатылды. Ул хәтта 20 минут та тормады. - Безнең авылда яңгырлар яуды, бәрәңге дә әйбәт булды. 15 сутыйдан 111 чиләк җыйдык, өчәр чиләкле 6 сетканы үзебезгә калдырдык, калганын ярминкәләрдә саттык. Бүген соңгы 11 сетканы алып килдем.

- Без «Сельхозхимия» тирәсендә яшибез, безнең якларда бәрәңге быел начар. Менә бүген монда соңгы сетка бәрәңгене сатып алырга өлгердек, запаска, - диде район үзәгендә яшәүче берәү.

«Игенче» ҖЧҖдән куяннар, сарыклар, атлар өчен килосы 18 сумнан арпаны да актив алдылар. Барлыгы 7 тонна алып килгәннәр.

Юныс абый Насыйбуллин, ике капчык алып китәр өчен мотоблок тагылмасы белән махсус килгән.

Илнур Госсаметдиновның ШЯХсы каймак һәм татлы кырт белән сәүдә итте. Ярминкәгә иртәрәк килмәүчеләр бик үкенгәннәрдер. Берничә урында 60-65 сумнан сөт тә саттылар.

Җирле май заводы иртәнге сәгать 7дә кг-ын 490 сумнан 150 кг атланмай алып килгән. Тугызлар тирәсендә аны да алып бетерделәр.

- Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен, майны кисәкләп пакетларга тутырдык. Тутырып та өлгермибез, шунда ук алалар, - диде сатучы.

Бәрәңгедән тыш, башка яшелчәләрне дә яхшы алдылар. Акъярдан Госсаметдинов ШЯХсы аларны киң ассортиментта тәкъдим итте: эре бәрәңге (сары) – 45 сумнан, кишер һәм кәбестә - 35әр сум, чөгендер - 30 сум, шулай ук сарымсак, ак һәм кызыл суган, орлык суганы да сатылды. Алардан килосын 270 сумнан бройлер түшкәсен, 250 граммлы каймакны 100 сумга сатып алырга була иде.

Красный Октябрьдән гөмбәче Мәсания Скворцова алдагы көнне урманнан гөмбә җыйган, иртәнге 4тә торып тиешенчә әзерләп, аларны банкаларга тутырып, ярминкәгә алып килгән.

Аның оста гөмбәче икәнлеген авылдашлары да, ярминкәдә аның гөмбәләрен даими сатып алучылар да яхшы белә.

Алдагы ярминкәдә кем сатып алган, бүген дә шулар алды, - ди Мәсания.

Ярты литрлы банкалардагы гөмбә – 200, литрлысы - 300 сумга сатылды. - Без теге юлы алган идек, бер утыруда ашап бетердек. Шулкадәр тәмле! - дип раслады Красный Октябрьдән Лидия Савельева. Сәүдә рәтендәге көньяк яшелчәләре: карбызлар, гранат, виноград, хурма, киви, лимон, әфлисун һ.б. да сатып алучылар игътибарыннан читтә калмады.

Черемухово эшмәкәрләре тарафыннан үстерелгән сазан, карась һәм көзге карп балыклары белән сәүдә итү дә гөрләп торды. Бу аларның беренче продукциясе, ике еллык хезмәт нәтиҗәсе. Балыкларны кечкенә генә цистернага салып алып килгәннәр. Һәрвакыттагыча, монда да халык байтак булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев