Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

24 ноябрьдә халыкның хезмәт активлыгын арттыру буенча чираттагы киңәшмә булып узды

Анда 2021 елның 10 ае нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар.

Хисап чорындагы нәтиҗәләр белән район башлыгы урынбасары Надежда Попкова таныштырды. Әлеге чорда сөтне эшкәртүгә җибәрү күләме узган ел дәрәҗәсенә карата 307, 8 тоннага арткан һәм 4965,2 тонна тәшкил иткән. Моның сәбәбе өлешчә сөтне башка максатларга сатып җибәрүнең кимүе белән дә бәйле (79, 3 тоннага), чөнки хәзергесе вакытта сөт бәясе тотрыклы, аның өчен исәп-хисап үзвакытында башкарыла. Халыктагы сыерлар саны 50 башка кимүгә карамастан, тулаем алганда, сөт сату күләме 5675,1 тоннаны тәшкил иткән (узган ел дәрәҗәсеннән 228, 5 тоннага, ягъни 4,19% ка күбрәк). Октябрьдә исәп-хисап ясауның уртача бәясе 23,71 сум/кг тәшкил иткән, бу - 2020 елдагыдан 2 сум 28 тиенгә күбрәк. 
Иң күп сөт Яңа Чишмә КМС заводына тапшырылган - 51 %. Бу предприятие сөтнең килограммын 24,72 сум бәясеннән сатып ала (район буенча уртача күрсәткечтән югарырак), сөт тапшыручыларга үз чыгымнарын каплауга шуның 1 сум 21 тиене генә кала. Шул ук вакытта завод аларга транспорт чыгымнарын компенсацияли: ераклыкка карап, һәр километр өчен  уртача 50 тиен түли, ә 10 ай  эчендә бу максатларга 1,5 млн.сум юнәлдерелгән. Ноябрьнең беренче яртысында шәхси эшмәкәрләр Горбунов, Таротина һәм Киселевалар да сөтне халыктан югары бәядән сатып алганнар диярлек (25 сум 15 тиеннән). Әмма шул ук вакытта тапшырыла торган сөтнең сыйфатын контрольдә тоту бик мөһим, дип билгеләп үтте докладчы. Әйтик, сөттә антибиотиклар табылу сәбәпле, халык 10 айда 225 мең сумлык керемен югалткан. 
Район башлыгы Вячеслав Козлов халык үз хуҗалыгында җитештерелгән продүкцияне сата алсын өчен ярминкәләр оештыру зарурлыгын билгеләп үтте. Киңәшмәдә катнашучыларның берсе моңа «ярминкәләрдә итне сату шартлары ШЯХ хуҗалары өчен кулай түгел, чөнки аларны ташу һәм сату өчен махсус җиһазлар таләп ителә»,- дип җавап бирде. Халыкка үз итләрен алыпсатарларга (перекупщики) сатып җибәрү җиңелрәк, чөнки алар андый әйберләр белән җиһазланган. Моннан тыш,  ярминкәдә кош-корт түшкәләрен сатарга ниятләгән кешеләр ярминкәгә барыр алдыннан һәр түшкәгә анализ ясатырга тиешләр, бәлки шуңадыр да күпләр каз тотудан баш тарткан. Вячеслав Козлов бу мәсьәләләрне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында узган республика киңәшмәсендә күтәрергә вәгъдә бирде. 
Быел 3 ШЯХга (һәрберсенә) мини-фермалар төзүгә 223, 5 мең сумлык субсидияләр бирелде. Гамәлдәге мини-фермалар эшчәнлеге нәтиҗәсендә терлекләрнең баш саны күбәйгән. 1 октябрьгә ул 259 сыерга арткан. 10 ай эчендә халыкка 7 млн.сумнан артык күләмдә төрле субсидияләр бирелгән, бияләргә ашата торган азык сатып алуга тагын 135 мең сум акча керер дип көтелә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан шулай ук сыерлар һәм кәҗәләр асрауны субсидияләүгә өченче транш игълан ителгән. 
Шулай ук пай җирләре өчен түләү дә терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру мөмкинлеген бирәчәк. Хисап чорында халык тарафыннан 18, 8 млн. сумлык 1400 тонна бөртек һәм 11 млн.сум күләмендә акча алынган. 
Петропавел АҖдә халыкның хезмәт активлыгын стимуллаштыру буенча җирле үзидарә органнарының роле һәм хезмәттәшлеге турында аның башлыгы Дмитрий Никитин сөйләде. Вячеслав Козлов җирлектә гаилә фермалары булдыру буенча эш акрын бара, дип билгеләп үтте. «Монда  эшне шәхсән алып барырга кирәк», - диде ул.  
2021 елның 9 аенда авыл җирлекләре тарафыннан юл карталарының үтәлеше турында башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова сөйләде. Юл карталарының иң мөһим күрсәткечләре  ул - салым (НДФЛ рәвешендә), шулай ук үзара салым җыю, терлекләрнең баш саны, бер сыерга сөт сату күләме. Аларны исәпкә алып, җыелма рейтингта беренче урынны Шахмай, икенче урынны Әдәмсә һәм өченче урынны Зирекле авыл җирлекләре алды. Әлеге АҖ башлыкларына  шушы казанышлары өчен тантаналы рәвештә күчмә кубоклар тапшырылды.
Район башлыгы Вячеслав Козлов Шахмай АҖ башлыгы Ильяс Гаризовка күчмә кубок тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев