Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

26 гыйнварда Волчья Бистәсендә яшәүче Мария Андреевна Мартышовага 90 яшь тулды

Юбиляр үз тормышы турында ничек бар, шулай сөйләде

Юбилей көнендә ул туганнары, район җитәкчелеге һәм авылдашларыннан котлаулар кабул иткән. Әмма юбилярның күңелендә бәйрәм хисе юк, чөнки күптән түгел генә ул үзенең олы улын югалткан.

Мария Андреевна 1931 елның 26 гыйнварында күп балалы гаиләдә (алар җидәү булган) дүртенче бала булып туган. Әти-әниләре бертуктамый эшләсәләр дә, алар ярлы яшәгәннәр.

«Әниләр безгә алабутадан пешерелгән җәймә белән сөт биреп (әти - әнинең сыеры, хәтта сугыш вакытында да булды), ә сөт булмаса, су эчереп көне буена эшкә китә иделәр.  10 яшь тулгач, әнием мине үзе белән басуга (чүп утарга) һәм башка эшләргә дә ала башлады.

Әти сугышка киткәч, әнигә аеруча авыр булуын хәтерлим. Әти кайткач бераз җиңеләйсә дә, әнинең мәшәкатьләре күп иде: без үстек, ә киемнәребез кечкенәеп, тузып бетте. Чарасызлыктан, әни безгә итәкләрне капчыклардан тегеп бирде. Ул итәкләрне кышкы салкыннарда да, җәйге эсседә дә эшкә киеп йөрергә туры килде. Ә хезмәт җиңелләрдән булмады, бигрәк тә юл төзү эше «үзәккә» үтте: носилка  белән туфрак ташуы, атна буе чит кешеләрнең фатирларында яшәве, өйдән  үзебез белән алып килгән ризыкның бер атнага да җитмәве әле дә хәтеремдә», - дип сөйли Мария Андреевна.

Сугыштан соңгы елларда авыл яшьләре яхшы кием-салым турында хыялланып кына яшәгән. Әмма, яшьлек ул – үзе матур. Тузган кием егетләрнең - кызларга, ә кызларның - егетләргә гашыйк булуында киртә булмаган. Менә Маша белән Валентин да шулай бер-берсенә гашыйк булгач, мулдан булмаса да, күңелле итеп туй ясаганнар.

1954 елда уллары Виктор, 1961 елда Анатолий, ә 6 елдан тагын бер уллары Михаил туа. Акча җитмәүгә карамастан, малайлар тыңлаучан булып үсә, яхшы укыйлар, хуҗалык эшләрендә булышалар. Мария кыз бала табу турында да хыялланган, әмма аның теләге чынга ашмаган.

«Башта без ирем белән тату яшәдек, эшкә - бергә барып, бергә кайттык. Мал-туар алып асрадык, бакча белән шөгыльләндек. Тик улыбыз Миша бик кечкенә булса да, безгә аерылышырга туры килде», - ди Мария Андреевна.

Маша иреннән әти-әнисе янына китә, алар сабыйны карый, ә ул совхозда эшләвен дәвам итә, туган йортын җылы һәм чиста тота.

1970 елда Мария Андреевнага совхоздан якты һәм җылы, барлык уңайлыклары булган фатир бирелә. Бу бәхеткә аның 30 еллык хезмәте куелган була.

Шул ук елны аңа дуңгыз фермасында даими эш тәкъдим итәләр. Ул бик теләп ризалаша.

Тормыш җайга салына: хезмәт хакы да күбәя, балалар өчен буш вакыты та кала башлый.

 Мария Андреевна пенсиягә 55 яшендә чыга, әмма совхоз җитәкчелеге соравы буенча әле озак вакыт эшкә йөрүен туктатмый.

Малайлар үсеп җиткәч, һәрберсе үз вакытында армиядә хезмәт иткән. Үз гаиләләрен корып, Мария Андреевнаны оныклар белән шатландырганнар. Бүген аның биш оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

 Олы килене Нина Мартышова каенанасы турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтә:

«Аның куллары эштән туктамады. Әйбер бәйләү  дисеңме, ризык пешерүме - ул барысына да оста. Барлык балалары һәм оныкларында ул бәйләгән киемнәр бар. Ә пешергән рызыкларының тәмлелеген белсәгез! Минем малайлар мәктәптән әбиләренә кермичә һәм аның камыр ризыкларын ашамыйча өйгә кайтмый иделәр.  Алар өчен ул махсус итле кабартмалар пешергән. Әни пирогларының тәмен күп кенә авылдашлар да хәтерли, чөнки алар аны заказ биреп пешерттерәләр иде», - ди Нина.

 Килене Мария Андреевнаның бакчада эшләве турында да сөйләде: - Әнинең бәрәңгесе дә утырткан, түтәлләре дә гел чиста, эш белән мавыгып, хәтта ашарга онытканы да бар,- ди ул.

Нина - Мария Андреевнаның күптән түгел генә вафат булган улы Викторның  хатыны. Аларның йортлары бер-берсеннән ерак түгел. Якын кешеләре кинәт вафат булганнан соң, алар бер-берсенә тагы да игътибарлырак мөнәсәбәттә. Кече уллары Анатолий һәм Михаил шәһәрдә яшәсәләр дә, әниләре белән гел аралашып, аңа карата игътибарлы булып торалар, ә әбинең сәламәтлеге бераз какшагач, аеруча да.

«Хәзер мин күбрәк ятып торам. Үземнең һәм балаларымның  балачагын искә төшерәм, хәзерге балаларның тормышы  белән чагыштырам. Алар бездән яхшырак яши, ләкин, минемчә, җиңелрәк түгел. Без бит инде гади генә: ач булсак та, күңелле яшәдек»,- ди Мария Андреевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев