Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

26 мартта яңачишмәлеләр Донбасс халкына гуманитар ярдәм җибәрделәр (видео)

Шофер Алексей Трунов идарә итәчәк 20 тоннадан артык азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр төялгән фураны озатканчы, Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм район башлыгы урынбасары Надежда Попкова битараф булмаган район халкына рәхмәт җиткерделәр.

Алар арасында эшмәкәрләр, фермерлар, әрмән диаспорасы да бар иде, шулай ук актив район яшьләре дә читтә калмаган.

Алар ярдәме белән Донбасс халкына 10 тонна он, 5 тонна карабодай ярмасы, бер тоннадан артык макарон әйберләре, 1 тоннадан артык башка төр ярмалар, 500 килограммнан артык үсемлек мае, 500 банка консерва, тушенка, шулай ук чәй, кофе, шикәр комы, шешәләргә тутырылган су һәм башка кирәкле товарлар җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев