28 октябрьгә Татарстанда COVID-19ның 30233 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 176 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4се - читтән кертелгән, 172сы - чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.
53 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 123 кеше өйдә дәвалана.
География: Казанда - 100, Яр Чаллыда - 27, Әлмәт, Буа, Алабуга, Кайбыч, Яшел Үзән, Мамадыш, Балык Бистәсе, Чистай районнарында - 1әр, Азнакай, Лениногорск, Питрәч районнарында - 2шәр, Арча, Лаеш районнарында - 3әр, Биектау, Зәй, Тукай районнарында – 4әр, Чүпрәле районында - 6, Түбән Кама районында - 9 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 24985 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 107се - узган тәүлектә.
Барлыгы 1497684 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 29252), шулардан 1019541 кеше привиканың икенче дозасын алган. 25 654 кеше кабат вакцина ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев