3 мартка Татарстанда COVID-19ның 18131 очрагы теркәлгән
Татарстанда 3 мартка COVID-19ның 49 яңа очрагы теркәлгән. 22 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 27 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькә кадәр – 3
18 яшьтән 30га кадәр - 6
30дан 50гә кадәр - 13
50дән 60 кадәр - 12
60тан 70кә кадәр-8
70тән 80гә кадәр - 3
80нән 90га кадәр - 2
90 яшьтән өлкәнрәкләр - 0
География: Казанда – 25, Яр Чаллыда – 1 очрак теркәлгән, Азнакай, Югары Ослан, Кайбыч, Кукмара, Түбән Кама, Питрәч районнарында – 1әр очрак, Әлки, Баулы, Минзәлә районнарында – 2шәр очрак, Биектау, Лаеш районнарында – 3әр очрак, Нурлат районында – 5 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 14 783 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 91 кеше узган тәүлектә.
Барлыгы 84 484 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 1 775), шулардан 20 385 кеше прививканың икенче дозасын алган. 60 яшьтән өлкәнрәкләр - вакцинацияләнүчеләрнең гомуми саныннан 42%.
Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. бердәм 122 номер,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп,
5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев