Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

36 млн сум – туп-туры Мәскәүдән

Июнь азагында Мәскәүдә - РФ икътисадый үсеш министрлыгында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча федераль бюджеттан субсидия алуга Россия субъектларын конкурс нигезендә сайлау үткәрелде. Республиканың дүрт районы арасында безнең Яңа Чишмә районы да бар иде. Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова район үзәгендә...

Июнь азагында Мәскәүдә - РФ икътисадый үсеш министрлыгында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча федераль бюджеттан субсидия алуга Россия субъектларын конкурс нигезендә сайлау үткәрелде.
Республиканың дүрт районы арасында безнең Яңа Чишмә районы да бар иде. Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова район үзәгендә муниципаль сәнәгать паркын булдыру һәм үстерү бизнес-проектын тәкъдим иттеләр. Ике көннән соң шунда ук Мәскәүдә Луиза Исхакова мәртәбәле конкурс комиссиясе алдында әлеге бизнес-проектны уңышлы яклады. Комиссия әгъзалары Яңа Чишмә районына кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтүгә 36 млн. сум күләмендә субсидия бирү турында карар чыгарды.
Акчалар районга июль аенда киләчәк һәм элеккеге ДРСУ базасында полимерлар эшкәртү буенча сәнәгать паркының беренче чираты төзелешенә җибәреләчәк. Түбәндәге эшләрне башкару каралган: су, газ, электр белән тәэмин итү, суны агызып җибәрү, территорияне төзекләндерү һәм асфальт җәю (2,5 гектарда). Бер сүз белән әйткәндә, резидентларга (эшмәкәрләргә) эшләү өчен уңайлы шартлар тудыру. -Дүрт резидент бар инде, барлыгы 10 килешүгә кул куелган, -ди Луиза Исхакова. - Киләчәктә монда пластик тәрәзәләр, профнастил һ.б. җитештерүчеләр дә урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев