4 декабрьгә Татарстанда COVID-19ның 10 687 очрагы теркәлгән
Татарстанда COVID-19ның 86 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2се – читтән кертелгән, 84е – чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 78 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 7, 18 яшьтән 30га кадәр – 13, 30 яшьтән 50гә кадәр – 34, 50дән 60ка кадәр – 15, 60тан 70кә кадәр – 9, 70тән - 80гә кадәр – 6, 80нән 90га кадәр – 1, 90 яшьтән өлкәнрәкләр – 0.
География: Казанда – 56, Яр Чаллыда – 10 очрак теркәлгән, Актаныш, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат районнарында – 1әр очрак, Әлмәт, Алабуга районнарында – 2шәр очрак, Түбән Кама районында – 12 очрак теркәлгән.
Барлык чорда 9360 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 66 кеше - узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев