Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 43 яңачишмәле контракт буенча хезмәт итә

    Безнең районда 3465 кеше хәрби исәптә тора, шуның 382 се - призывниклар, дип хәбәр итте редакциягә Яңа Чишмә АҖ ВУР буенча әйдәп баручы белгеч Алексей Мельников.

    Соңгы вакытларда бөтен Рәсәй буенча хәрби частьләрдә контракт буенча хезмәт узучы яңачишмәлеләр саны бераз арткан. Бүген андыйлар 43 кеше, шул исәптә икесе (Чуаш Чабаксарыннан һәм Петропавел Бистәсеннән) быел хезмәт итәргә киткән. Ә контракт буенча хезмәт итәргә теләүче тагын ике кеше (район үзәгеннән һәм Чуаш Чабаксарыннан) медкомиссия уза.
    Безнең район өчен призыв буенча задание - 30 кеше, 20 июньгә 20 егет частьләргә озатылган. Бүгенгесе көндә безнең районнан чакыру буенча 58 егет хезмәт итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: