Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

6 майга Татарстанда COVID-19ның 20670 очрагы теркәлгән

Татарстанда COVID-19ның 32 яңа очрагы теркәлгән, барысы да чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән.

16 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 16 кеше өйдә дәвалана.

География: Казанда – 14, Яр Чаллыда – 7, Түбән Кама, Питрәч, Чистай районнарында – 1әр очрак, Лаеш районында  – 2, Нурлат, Спас районнарында – 3әр очрак теркәлгән.

Барлык чорда 17 670 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 25 е - узган тәүлектә.

Барлыгы 263 755 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 3 462), шулардан 183 480 кеше прививканың икенче дозасын алган.

 

Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;

2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;

3. бердәм 122 номеры;

4. КФҮкә мөрәҗәгать итүеп;

5. контакт телефоннары буенча поликлиникага мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X