Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

2020 елда районда 28 янгын булган

АҖ башлыкларына янгын куркынычсызлыгы юнәлешендә эшне активлаштырырга тәкъдим ителгән. Татарстанда 2021 ел башыннан янгыннарда 21 кеше үлгән, шул исәптән 2 бала

Яңа Чишмә районында, бу юнәлешкә килгәндә, ел уңышлы башланган. Әмма узган елда районда янгыннар аз булмаган, шуңа күрә быел да уяу булырга кирәк.

 ГТХМның Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе һәм районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге (МОНД) хәбәр иткәнчә, 2020 елда районда 40 ут кабынып китү очрагы теркәлгән, шуларның 28е – янгын, 12се – корыган үләннәр януы булган.

Янгыннарда бер кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, 1се үлгән. Торак секторда янгыннардан матди зыян 912809 сум тәшкил иткән.

Торак секторда янгыннарның төп сәбәпләре түбәндәгечә:

- җылыту приборларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, мичләрнең һәм газ плитәләренең артык кызуы;

- ут белән саксыз эш итү;

- тәмәке тартканда саксызлык;

- ЮТҺ нәтиҗәсендә автомобиль узелларының төзек булмавы.

Янгыннарның күбесе  Яңа Чишмәдә булган - 6,Черемухово Бистәсендә - 4, тагын биш АҖдә үт кабынып китү һәм янгыннар булган.

Шул уңайдан, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча МОНД район торак пунктларында янгын куркынычсызлыгы максатыннан, янгынга каршы чаралар комплексы үткәрә.

АҖ башлыкларына янгыннарга бәйле вакыйгаларны булдырмас өчен, бу юнәлештә социаль яктан куркыныч хәлдәге һәм күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр белән эшне активлаштырырга тәкъдим ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев