Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

“Аҗаган“ 2 грант отты

Чакырылыш яшенә чаклы булган яшьләр белән хәрби-патриотик тәрбия буенча "Аҗаган" яшүсмерләр клубы үткәргән зур эш күптәннән мәгълүм. Бу юнәлештә клуб күптән түгел тагын яңа уңышларга иреште.

Клуб директоры Гөлшат Габетдинова сүзләренә караганда, яшәү урыннарында һәм "ТР ның патриотик тәрбия үзәкләрендә яшүсмерләр клублары, яшьләр сәясәте учреждениеләре, иҗтимагый яшьләр оешмаларының патриотик тәрбия бирү буенча" проектлар һәм программалар конкурсында "Аҗаган" 100 мең сумлык грант откан. Яшүсмерләр клубы "Факел" балаларны сәламәтләндерү лагеры территориясендә бердәм гомумгаскәри каршылыклар полосасы булдыру буенча проект эшләде. Ул чакырылыш яшенә чаклы булган яшьләргә һәм төрле структур бүлекчәләрдә эшләүче хәрбиләр өчен хәрби хәзерлек һәм физик яктан үсүгә системалы занятиеләр үткәреп, хәрби хезмәткә хәзерлек базасы сыйфатында хезмәт итәчәк. Аннан кала, "Аҗаган" клубы ТР-ның яшьләр сәясәте учреждениеләре, иҗтимагый балалар һәм яшьләр оешмаларының социаль яктан мөһим проектлары һәм программалары конкурсында да катнашып, конкурс нәтиҗәләре буенча 107 мең сум күләмендә грант откан. Клуб проекты "Сезнең исемнәр - безнең күңелләрдә" дип атала, ул Әфганстанда хезмәт иткән яңачишмәле сугышчы-интернационалистлар турында китап бастыру максаты белән оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев