Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Аҗаган» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүче «Алтын каләм - Золотое перо» фестивале финалисты

Зирекле авылыннан Таңсылу Вафина балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале финалында катнаша.

23-27 июльдә Казан шәһәренең «Идел» яшьләр үзәгендә ТР Яшьләр эшләре буенча министрлык, ТР Журналистлар берлеге һәм Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Яшьләр хөкүмәте катнашында үткәрелә торган «Алтын каләм — Золотое перо» республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале финалы уза.

Фестиваль балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатын үстерү, яшь журналистларга, иҗади, сәләтле яшьләргә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Фестиваль финалистлары арасында Яңа Чишмә районы вәкиле, Зирекле авылының «Аҗаган» яшүсмерләр клубында тәрбияләнүче Таңсылу Вафина да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев