Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

абунәчеләр саны - 2700 тирәсе

2015 елның 1 ярты елына газета-журналларга язылуга нәтиҗә ясалды. Безнең газетага 2700 гә якын кеше язылган. 2014 ел белән чагыштырганда, газета-журналга язылучылар саны бик азга гына кимегән - якынча 90 кешегә. Мөгаен, почта хезмәтләренә булган бәяләрнең артуы сәбәпле язылу бәяләренең сизелерлек артуы да тәэсир итми калмагандыр. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, без...

2015 елның 1 ярты елына газета-журналларга язылуга нәтиҗә ясалды. Безнең газетага 2700 гә якын кеше язылган.
2014 ел белән чагыштырганда, газета-журналга язылучылар саны бик азга гына кимегән - якынча 90 кешегә. Мөгаен, почта хезмәтләренә булган бәяләрнең артуы сәбәпле язылу бәяләренең сизелерлек артуы да тәэсир итми калмагандыр.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, без агымдагы елда да районыбыз тормышын тулы итеп һәм оператив төстә яктыртып торырга, сездән килгән хатларны бастырып чыгарырга һәм сезнең сорауларга җавап бирергә тырышырбыз.
Гыйнвар азагында газетага яздыру нәтиҗәләре буенча иң яхшы өч почта хезмәткәрен бүләкләячәкбез. Декабрь аенда газетага языла алмый калучылар моны гыйнвар аенда да башкара алалар һәм район газетасы сезгә 1 февральдән килә башлаячак. Бездән аерылмагыз, безнең белән калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X