Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«АгроРаздолье» ҖЧҖдә көзге бодай уңышы - гектарыннан 100 центнердан артык

Район башлыгы Вячеслав Козлов үткәргән оператив штабның чираттагы утырышында урып-җыю һәм терлекчелекне алып бару мәсьәләләре каралды.

-Район кырларында көн саен 90нан артык комбайн эшли, - дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. - 9 август иртәсенә 11 мең гектардан артык бөртекле культуралар суктырылган, 60,5 мең тонна бөртек җыеп алынган. Уртача уңыш - гектарыннан 51 центнер.

«АгроРаздолье» ҖЧҖдә көзге бодайның аерым участокларында уңыш гектарыннан 102-105 центнер, бу исә ашлама кертү, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү һәм югары сыйфатлы элиталы орлыклар чәчү дигән сүз.

Хәзер хуҗалыклар көзге бодайны җыеп бетерәләр, арпа суктыралар, башка сабан культуралары да өлгереп килә инде.

Район хуҗалыклары тарафыннан сөт сату көн саен 62,7 тонна тәшкил итә. 2021 ел дәрәҗәсенә карата продукция сату 101 % тәшкил итә.

Сөт бәясе - 32,75 сум/кг, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 7,6 сумга күбрәк. Көндәлек керем - 2 млн. сумнан артык. 

«Нурхамәтов З.М.» КФХсы буенча штабның алдагы утырышында әйтелгән кисәтүләр бетерелгән. Монда кардаларны тирестән чистарта башлаганнар, терлекләрне чебеннәргә каршы эшкәрткәннәр, су улаклары чистартылган һ. б.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X