Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ак халатлы кешеләр, без сезнең алда баш иябез

Барысы да булмаса да, күпләр гомерләрен медицина эшенә багышлаган кешеләргә хөрмәт күрсәтергә һәм рәхмәт белдерергә тели.

Һәр кеше үз гомерендә медицина белән очраша, һәркем аңа иң кадерлесен - үзенең һәм якыннарының сәламәтлеген ышанып тапшыра. Ә медицина - ул табиблар гына түгел, ә фельдшерлар, шәфкать туташлары, кече персонал да. Бу көн шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә үз эшчәнлеген башкаручы машина йөртүчеләр, пешекчеләр, финансистлар, компьютерчылар бәйрәме дә булып тора.

Яңа Чишмә районының сәламәтлек саклау хезмәткәрләре үз коллективлары белән һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр, һөнәрләрендә үзләрен яхшы яктан күрсәткән хезмәткәрләрне бүләкләячәкләр, юбилярларны һәм яшь хезмәткәрләрне хөрмәтләячәкләр.

Ә без озак вакытлар районның сәламәтлек саклау өлкәсендә үз бурычларын намус белән һәм профессиональ рәвештә үтәгәннәрнең кайберләре турында сөйләячәкбез.

 

 Людмила Лежепекова: «Безнең эштә хаталар гафу ителми»

Яңа Чишмә поликлиникасында 35 ел эшләү дәверендә Людмила Анатольевна берничә белгечлеккә ия була: 1987 елда Чистай медицина училищесын тәмамлаганнан соң фельдшер булып эшли башлый, аннары лаборант квалификациясен ала, 1996 елда физиотерапия шәфкать туташы һөнәренә укый.

«Физиотерапевтик дәвалау төрле юнәлешләрдә кулланыла, шуңа күрә физиокабинетның шәфкать туташы техника һәм кабинет җиһазлары белән эшләүнең барлык нечкәлекләрен белергә тиеш. Ә бу сыйфатлы белем, игътибарлылык, барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һәм, әлбәттә инде, пациентка карата миһербанлылык таләп итә. 

Беренче сеанстан соң ук җиңеллек көтә торган пациентлар була. Аларга дәвалаучы табиб билгеләгән тулы курсның гына дәвалауда уңай нәтиҗә бирәчәген аңлатырга туры килә. Курс ахырында алар физиологик дәвалануның файдасын тоялар һәм ярдәм өчен рәхмәт әйтәләр».

Людмила Анатольевна 1991 елда коллективның иске РҮХ бинасыннан яңасына күчүен, бинаны үзләре төзекләндерүне, территорияне тотып алуны, бакчада агачлар утыртуларын, газоннар һәм чәчәк клумбалары ясауларын сөенеп искә алды.

«Һәм боларның барысы да үз кабинетларында пациентлар белән төп эштән соң эшләнде, ә бит өйдә кечкенә балалар көтә... Балалар үсте, РҮХ янындагы бакчада алмагачларда алмалар да өлгерде. Хәзер, кемнәр белән эшли башладык һәм эшебезне дәвам иткән коллектив белән үз хезмәтебезнең нәтиҗәләренә куанабыз», - ди Людмила Анатольевна.

Людмила Лежепекованың тырыш хезмәте РҮХ, район җитәкчелеге һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан бер генә тапкыр бәяләнмәгән.

 

Нурия Билалова: «Табиб һөнәре күпкырлы белем таләп итә»

1980 елда Сәмәрканд ДМИын тәмамлагач, Нурия Нуретдин кызы 7 ел Үзбәкстанда табиб-неонатолог булып эшли. Яңа туган балалар патологиясе буенча ординатурада укуын сайлау очраклы булмый: үзе дә әле бала гына булган чагында ул күршесенең яңа туган сабыйлары үлүен, шул балаларның әти-әниләренең кайгыдан елауларын яхшы хәтерли. Һөнәр сайлауда аларга карата булган кызгану хисе зур роль уйнагандыр да инде, мөгаен.

Хастаханәдә бала тудыру бүлеген япкач, Нурия Билалова табиб-невропатолог һөнәренә квалификация ала, өстәмә рәвештә шәфкать туташы - анестезиолог булып эшли, эшне өстәмә уку белән бергә алып бара: табиб-фармакотерапевт, табиб-профпатологка укый.

 «Медицинада табибның тирән белемгә ия булуы авыруның сәбәпләрен табарга һәм дөрес дәвалау билгеләргә мөмкинлек бирә», - дип саный Нурия Нуретдин кызы.

2004 елда Нурия Билалованы ата-бабаларының туган ягы үзенә җәлеп итә. Алар ире һәм ике баласы белән Татарстанга күчеп кайталар. «Моңлы телем миңа бик ошый. Ә анда аны бик сирәк ишеттем», - дип атады ул күчү сәбәпләренең берсен.

Иң оптималь вариант - Яңа Чишмә РҮХ, анда аңа табиб-терапевт эшен тәкъдим итәләр, торак та бирәләр. Ә иң мөһиме - аны коллектив бик җылы каршы ала. Беренче елларда берүк фамилияле Ришат Билалов, Равил Алукаев, Рәсилә Әхсәнова, Наташа Козловалар зур ярдәм күрсәткән.

«Яңа Чишмәдә кешеләр бик яхшы, хөрмәтле халык. Дөрес, кайбер пациентлар мине артык бәйләнчек диләр. Авыручы кешеләрнең кайберләре  өйдә дәваланганда табиб киңәшләрен үтәми һәм шул чакта мин тәндәге укол эзләрен саныйм. Мондый эзләр бик аз, ә кайвакыт алар бөтенләй булмаган очраклар да булды. Димәк, дәваланмыйлар. Мин андый пациентларга карата катгый булам. Аларга дәваланудан баш тартуның начар булуын аңлатам һәм бөтен дөреслекне яшермим.  Нигездә, мондый әңгәмәләр булыша», - дип сөйли тәҗрибәле табиб.

Табиб Нурия Билалованың профессиональлеге берничә тапкыр ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән.

Любовь Абрамова: «Үзеңне үз урыныңда тою мөһим»

Любовь Геннадьевнаның хәтере мәктәп эскәмиясеннән ук әйбәт, моңа эстәп үзе дә тырыш булган: дәресләрне яхшы үзләштергән, өй эшләрен ясагач, аларны игътибар белән тикшереп, хаталарын төзәткән. Киләчәктә үз тормышын финансист һөнәре белән бәйләгән кешенең бу мөһим сыйфатлары аңа 36 ел дәвамында эшендә ярдәм итә.

Любовь Абрамова Яр Чаллы техникумын тәмамлаганнан соң 1986 елда Яңа Чишмәдәге «Агрохимсервис»та бухгалтер булып эшли башлый.

2003 елда предприятие эшен үзгәртеп корганнан соң, тәҗрибәле һәм булдыклы финансистны Яңа Чишмә РҮХнә исәп-хисап өстәле бухгалтеры итеп эшкә чакырганнар. Любовь Геннадьевна риза булган һәм менә инде 20 елга якын ак халатлы кешеләр белән бергә хезмәт куя.

«Бүгенгесе көндә алар 230 кеше, - дип сөйли ул, - һәр хезмәткәр дә оклад алып кына түгел, ә еш кына кемдер урынына калып, өстәмә рәвештә, тиешле вакыттан артыграк та эшли, аларның әле больничныйлары була, кайчагында премияләр бирелә, кайберләре пособиеләр дә ала. Һәм миңа боларның берсен дә  игътибарсыз калдырырга ярамый, чөнки хезмәткәрләрнең һәр эш сәгате өчен хезмәт хакы исәпләнергә тиеш.  Әгәр дә аларның хезмәт хакы  буенча сораулары юк икән, димәк, мин үз урынымда дигән сүз.

 Нигезләмә һәм нормативлар үзгәреп тора, шуңа күрә вак детальләргә игътибар итеп, аларны даими өйрәнергә туры килә. Һәм боларның барысын да үз башыңда, ягъни истә тотарга кирәк. Арыганлыктан баш авырта башласа, миңа безнең игелекле медицина хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Ә өйдә исә үз гаиләм, яраткан оныкларым Роман һәм Глеб белән рәхәтләнеп ял итәм. Табибларыбыз киңәш иткәнчә, күбрәк табигатьтә булырга тырышам, ул да арыганлыкны бетерә ич».

 

Лира Попкова: «Безнең эштә икеләтә җаваплылык»

Яңа Чишмә РҮХдә Лира Ивановна Попкова 35 ел акушерка булып эшли. Бөгелмә шәһәрендәге медицина училищесын тәмамлаганнан соң, юллама буенча Яңа Чишмәгә эшкә килә.

Тиешле өч елны эшләгәч, үзенең Әлмәт районына кире кайтырмын, дип уйлый. Әмма булачак ире Николайны очраткач, планнары үзгәрә, хәзер Яңа Чишмә аның туган ягына әверелгән инде. Биредә аларның ике улы: Владимир һәм Иван (бүген аның армиядән кайтуын көтәләр), оныгы Варвара Владимировна туа.

 «Мин үз һөнәрем буенча шушы еллар эчендә бик күп балаларга дөньяга туарга ярдәм иттем. Безнең ярдәм белән туган кызларыбыз, еллар узгач, безгә үзләре, балаларын тудырырга килде һәм бу бик сөендерә, - ди Лира Ивановна. - Балачакта мин педагог булырга хыялландым, тик соңыннан медик булырга теләдем һәм моңа бер тапкыр да үкенмәдем.

Акушерлык - медицинада бик катлаулы юнәлеш, мин шулай дип саныйм, күпьеллык тәҗрибәгә таянып. Акушерлар ана һәм бала өчен икеләтә җаваплылык тоталар. Хатын-кызга бала табу процессын җиңеләйтү өчен, безгә белемебез дә, тәҗрибә дә кирәк, шулай ук теләсә кайсы ситуациядә аеруча да сабыр булу мөһим. Мин табиб-гинеколог Изета Дзугаева белән эшли башладым, аннан күп нәрсәгә өйрәндем».

Һәм, мөгаен, яхшы өйрәнгәндер. Лира Попкованың җирле, район һәм республика дәрәҗәсендәге Рәхмәт хатлары бар. Аның исәбендә тагын йөзләгән рәхмәт сүзләре, пациентларның һәм аларның туганнарының рәхмәтләре бихисап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев