Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ак маймы, әллә спредмы?

    Бу атнада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова, КМС заводы, Роспотребнадзор, Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре һәм редакция хезмәткәре катнашында комиссия район үзәгендәге сәүдә предприятиеләрен карап әйләнделәр һәм аларда ак май булу-булмауны һәм аның сыйфатын тикшерделәр.

    Язмабыз башында ук газета укучыларыбызга шуны аңлатып узабыз: ак май - ул сыер сөтеннән ясалган май, анда майлылык дәрәҗәсе 50%тан ким булмаска тиеш. Спред - составында сөт булган майлы продукт, ул өч төргә бүленә - үсемлек мае кушылган (сөттән ясалган май 50%тан артык), ак май 15-49% булганы һәм ак май булмаганы (чиста маргарин (аңлаешлырак булсын өчен русча вариантларын китерәбез: сливочно-растительный, растительно-сливочный һәм растительно-жировой дип аталалар). Шулай итеп, беренче сәүдә ноктасы - Ленин урамында ИЭ Г.Г. Гайнатуллинның күмәртәләп - ваклап сату кибете. Анда өч төрле май бар, үлчәп сатыла торган Арча мае этикеткасына тәңгәл килми. "Филин" аппаратында тикшергәндә (ул майда үсемлек майларын ачыклый), аның спред булуы ачыкланды. Бәясе - килограммы 245 сум - бу бик кыйммәт.
    "Алан" кибетендә (ИЭ С.Г. Әгъләмиева) безнең завод мае бар. Сыйфаты тәңгәл килә, тик бәясе югары - 300 сум /кг. Өстәмә хак 15-20%тан артмаска тиеш.
    "Пятерочка" кибетендә ак майның һәм спредның 15 төре бар, төргәкләрендә җитештерүчедән тиешле аңлатмалар язылган: майның проценты, ясалу вакыты һ.б. Араларыннан ике төрле майны алып, "Филин" аппаратында тикшерү, май составында үсемлек мае булмауны күрсәтте.
    "Магнит" кибетендә әлеге азык продуктының 9 төре бар, безнең республикада җитештерелгәне бары бер генә. Тиешле барлык этикеткалар да бар. Монда да "Филин"да ике төргәк майны тикшерделәр, үсемлек майлары ачыкланмады.
    "Мария" кибетендә (ИЭ"Козлова М.И." КФХ) Яр Чаллыдан кайтартылган бер генә төрле май, дөресрәге, спред бар иде, аның да бәясе шактый арттырып куелган.
    Нәтиҗә ясап, күпчелек кибетләрдә кирәкле май ассортименты бар, дип әйтергә мөмкин, әмма безнең КМС заводы продукциясен без фәкать "Алан" кибетендә генә күрдек, анысы да артык югары бәядә куелган. Комиссия эшмәкәрләргә бәяләрне тиешенчә куярга кушты.
    Газета укучыларыбызга мөрәҗәгать итеп, шуны исләренә төшерәбез, азык продуктлары сатып алганда этикетканы һәм төргәктәге аңлатманы игътибар белән укырга (ә май һәрвакыт төргәктә булырга тиеш) һәм сатып алу өчен кайсын сайларга: атланмаймы, әллә атланмай - үсемлек спредынмы - анысын үзегез хәл итәсез. Әгәр дә сез продукт исеменең тәңгәл килмәвен яисә продуктның сыйфатсыз булуын белсәгез, икътисад бүлегенә (2-20-31), яки редакциягә (2-21-46), Роспотребнадзорга (2-28-77) мөрәҗәгать итә аласыз.
    Әйтергә кирәк, Таможня Союзының Техник регламентына туры китереп төргәктә спред белән бергә "май" сүзе булырга тиеш түгел. Моны КМС заводы директоры Федор Бурчин һәм заводның лаборант - микробиологы Елизавета Чулкова да билгеләп үтте. Комиссия тарафыннан шундый ук тикшерүләр район торак пунктларындагы сәүдә үзәкләрендә дә үтәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: