Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акбүре АМЙ «Туган як талантларын ачып» дип аталган проект белән конкурста катнашып, 200 мең сум күләмендә грант откан.

«Рухият һәм мәдәният» номинациясендә Яңа Чишмә районыннан өч гариза бирүче «Лукойл» грантлары алган

«Беренче номерлы бурыч – конкурста катнашу һәм грант алу  безнең коллектив тарафыннан уңышлы хәл ителде, - ди проект җитәкчесе Акбүре АМЙ директоры Галия Миншина. – Икенче номерлы бурыч - акустик музыкаль җиһазлар, принтер, якты музыка прожекторлары сатып алу, сәхнә костюмнары тегү. Боларның барысы да «Туган як талантларын ачып» дигән татар яшьләре фестивален уздыру өчен кирәк.

Безнең фикеребезчә, иҗади үсеш шартлары булмау -  район авылларында төп проблемаларның берсе. Клублар бар, әмма белгечләр җитмәү талантларга сорау булмауга китерә. Бу яшьләр арасында сораштыру нәтиҗәләре белән дә расланган. Сораштырылган 793 кешенең 778е иҗади коллективларда рәхәтләнеп катнашачагын белдергән.

Кагыйдә буларак, район күләмендәге чаралар, күбрәк урта яшьтәге кешеләргә юнәлдерелгән. Ә без үз проектыбызны яшьләр һәм яшүсмерләрнең иҗади үсеше белән бәйле чаралар оештыруга юнәлтәбез.

Безнең төп максатыбыз - талантлы һәм иҗади яшьләрне авылда калдыру.

Татар мәдәнияте фестивале Яңа Чишмә районының визит карточкасы була ала, ул ел саен күрше районнардан килгән катнашучыларны һәм кунакларны төбәк дәрәҗәсенә чыгу перспективасы белән җыячак. Фестивальне үткәрү өчен безнең авыл җирлеге Акбүре авылының матур почмагында мәйданчык бирергә әзер».2020 елда Яңа Чишмәдән 12 проект «Лукойл» социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында грантка ия булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев