Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акбүре музее алты ел эчендә авылның мәдәни үзәгенә әверелде

Акбүре авылының Буыннар мирасы музее ачылуның беренче көненнән (Туган якны өйрәнү музее филиалы) аңа җирле мәктәпнең тарих укытучысы Вәсил Вәлиуллин җитәкчелек итә.

Аның тынгысыз эшчәнлеге нәтиҗәсендә алты ел эчендә музейның барлык экспозицияләре дә булдырылган, бай материал: Акбүре һәм Сөлчәбаш авылы тарихы буенча уникаль документлар, археология, нумизматика, геральдика коллекцияләре тупланган. Бөек Ватан сугышы буенча акбүрелеләрнең - анда катнашучыларның фотосурәтләре куелган экспозицияләргә зур урын бирелгән, анда һәлак булган авылдашларының хатлары, хәрби бүләкләре, документлары саклана. «Авыл генеалогиясе»нең өченче залы авылның танылган гаиләләре - Акбүре нәселенә багышланган. Музей фондында 2000 тирәсе экспонат исәпләнә, ул даими рәвештә тулыланып тора. Экскурсоводлар ролендә еш кына ул җитәкләгән «Мирас» түгәрәгенә йөрүче укучылар чыгыш ясый. Ул үзе дә безнең як тарихы буенча кызыклы һәм уникаль мәгълүматларны атап, оста итеп сөйли. Түгәрәккә йөрүчеләр белән бергә Вәсил Вәлиҗан улы Интернет ярдәмендә Беренче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларны, шул исәптән бүләкләү кәгазьләре буенча эзләнү - тикшеренү эшен алып бара.

Филиал директоры - бик мавыгучан һәм иҗади кеше. Кызыклы экскурсияләрдән тыш, ул музейда төрле мәдәни чаралар оештыра. Вәсил Вәлиҗан улы күп тапкырлар мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде. Бүген аның җитәкчелегендәге Акбүре музее үсеп килүче мәдәни үзәккә һәм авылның истәлекле урыннарына әверелде, дип кыю рәвештә әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X