Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акбүре ветераны район үзәгендә өй туе үткәрде

Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү буенча Федераль программа эшли башлаганнан бирле (2010-2015 еллар) Яңа Чишмә районында 163 ветеран һәм тол торак белән тәэмин ителде. -Хәзергесе вакытта районда торак шартларын яхшыртуга исәптә торучы ветераннар һәм толлар юк, - дип белдерде безгә социаль яклау...

Бөек Ватан сугышы ветераннарын, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү буенча Федераль программа эшли башлаганнан бирле (2010-2015 еллар) Яңа Чишмә районында 163 ветеран һәм тол торак белән тәэмин ителде.

-Хәзергесе вакытта районда торак шартларын яхшыртуга исәптә торучы ветераннар һәм толлар юк, - дип белдерде безгә социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфирә Гайфетдинова. -100 ләп ветеран һәм тол республикабыз шәһәрләреннән икенчел торак сатып алса, 64 кеше Яңа Чишмәдә һәм районда бер катлы яңа шәхси йорт белән тәэмин ителде.
13 ноябрьдә Акбүредән сугыш ветераны Гарифулла Минкәев гаиләсенә яңа өй ачкычы тапшырылды. Шунысы кызыклы, яңа өй Яңа Чишмәдә "Көнбатыш" микрорайонында, якташыбыз Советлар Союзы Герое Федор Савельев исемен йөртәчәк урамда төзелгән.
...Гарифулла Минкәев 17 яшьлек егет чагында - 1944 елны сугышка киткән. Болгария, Румыния, Венгрия, Чехословакия җирләрендә элемтәче булып хезмәт иткән.Туган авылына 1951 елны гына әйләнеп кайта алган. Күп санлы медальләр белән бүләкләнгән. Хатыны Мингаян апа белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Кызганычка каршы, авыру сәбәпле Гарифулла ага яңа өйгә күченү тантанасында катнаша алмады, тантанага хатыны Мингаян апа гына килгән иде. Өй бик матур, уңайлы чыккан, аны бригадир Рафаэль Гыйззәтуллин җитәкләгән (хәер, ул Гарифулла ага белән Мингаян апаның кияве дә) "Төзүче" ҖЧҖ төзүчеләре торгызган.
Мингаян апаны өй туе белән котлап, район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, берникадәр соңгарып булса да, шундый мөһим программа кабул итеп, илебез җитәкчелеге ветераннар турында кайгыртучанлык күрсәтте. Республикабызда ун меңләп ветеран һәм сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары төзекләндерелгән тораклы булдылар, ә безнең районда бүген без хөрмәтле сугыш ветераны Гарифулла ага Минкәевны яңа йортка урнаштырабыз, дип билгеләп үтте.
Ул Минкәевларга яңа, җылы һәм уңайлыклары булган йортта исәнлектә озак гомер итәргә язсын, дигән теләген дә белдерде.
Якташларының шатлыкларын уртаклашырга Акбүре АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов та килгән иде. Ул ветераннар турында кайгыртучанлык күрсәткән район җитәкчелегенә рәхмәтен белдереп, Гарифулла ага һәм Мингаян апа Минкәевларны өй туе белән котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Исәнлек-саулык теләп, изге теләкләрен юллап "Төзүче" ҖЧҖ директоры Хәлим Билданов Мингаян апа Минкәевага яңа өй ачкычы тапшырды. Ул өйнең 5 ел гарантия белән бирелүен билгеләп үтте.
Кызыл тасманы кискәннән соң өй хуҗабикәсе һәм кунаклар өй эченә узды. Өй, чыннан да, бик матур: күңелгә ятышлы обойлар, сыйфатлы линолеум, ап-ак түшәм, яхшы санузел, кайнар һәм салкын су, бик шәп стеклопакет - күренеп тора, төзүчеләр бар күңелләрен биреп эшләгән.
Өйне карап әйләнгәннән соң Мингаян апа барысын да чәй табынына чакырды.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X