Урамнарны төзекләндерү республика программасы буенча Акбүре авылындагы Карл Маркс урамында вак таш-комлы катнашма түшәү эшләре башланган.
Эшне "Алексеевскдорстрой" ААҖ юл төзүчеләре башкара, алар бик намуслы һәм сыйфатлы итеп эшлиләр.
-Вак таш - комлы катнашма салуда 10 берәмлеккә якын махсус техника мәшгуль, - дип сөйли "Алексеевскдорстрой" ААҖ-нең Яңа Чишмә участогы начальнигы Динар Әхмәтшин. -Иртә таңнан алып караңгы төшкәнчегә кадәр эшлибез һәм бу эшне агымдагы атна ахырына чаклы төгәлләргә ниятлибез. Төзекләндерелгән урамның озынлыгы 1 километр тәшкил итә.
-Без юл төзүчеләргә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәтле, - дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов.-Тагын барлык авыл халкы исеменнән район һәм республикабыз җитәкчелегенә авыл җирләре өчен бик кирәкле булган урамнарны төзекләндерү, яктырту һәм су кертү программалары өчен рәхмәтләребезне ирештерәбез, -диде ул.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев