Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акбүрелеләр ел нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

Акбүре АҖ Советының киңәйтелгән утырышында 2020 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2021 елга бурычлар куелды. Доклад белән АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов чыгыш ясады

Ул җирлектәге бюджет учреждениеләре эшенә җентекле анализ ясады, үзара салым акчаларын үзләштерү мәсьәләләренә тукталды. Барлыгы 900 мең сумнан артык акча үзләштерелгән. Бу, нигездә, Комсомол урамына вак таш җәю, суүткәргечләрне карап тоту һәм юлларны чистарту.

Быел авыл халкының мөрәҗәгате буенча Октябрь урамын киңәйтү һәм  янгын куркынычсызлыгы максатларында аны машиналар йөрерлек итеп ясау планлаштырыла.

Безнең белешмә

Җирлектә барлыгы 177 торак йорт бар (шул исәптән Сөлчәбаш поселогында - 23), анда 374 кеше яши, 506 кеше теркәлгән. Эшкә яраклы халык - 161 кеше, пенсионерлар - 200, укучылар – 27, мәктәпкәчә яшьтәге балалар - 17. 2020 елда 6 бала туган, 12 кеше үлгән.

ШЯХда 330 баш МЭТ исәпләнә, шул исәптән 33 сыер. Халыкта 112 җиңел автомобиль һәм 40 трактор бар.

Авылда территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча шактый эшләр башкарылган. Рафис Насыйров, Госман Мортазин, Хафиз, Әнвәр, Мәүлет Мусиннар, Рафаэль Минхәеров, Әнвәр Юнысов, Мингалим Залаков, Хәмзә Җәләлетдинов һ.б. бу эштә яхшы ярдәм итәләр.

Быел да җирле елганы чистарту буенча эш дәвам итәчәк.

Докладчы шулай ук зират территориясен төзекләндерү, сукбай этләр, мохтаҗларга җир мәйданнары бүлеп бирү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын арттыру һ. б. мәсьәләләргә дә тукталды.

Утырышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов районда 2020 елда башкарылган эшләр турында кыскача гына сөйләп үтте һәм сорауларга җаваплар бирде.

Утырыш ахырында Хәмзә Җәләлетдиновка район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, шулай ук Акбүре Советының берничә чакырылыш депутаты Кадрия Насыйровага АҖ башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырылды.

Җәүдәт Җәләлетдинов Кадрия Насыйрованы бүләкли. Фото: Азат Мусин, “Яңа Чишмә Хәбәрләре”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев