Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акчалар балалар мәйданчыкларына, урамнарны яктыртуга, паркны төзекләндерүгә юнәлдерелгән

2018 елда Яңа Чишмә АҖ-дә балигъ яшьтәге һәр кешедән үзара салым программасы буенча 250 шәр сум акча җыелган. Барлыгы 440,5 мең сум акча җыелган, республикадан билгеләнгән срокка халыктан җыелган 390 мең сумга 1 млн. 560 мең сум акча кергән, ә 202 кеше акчаны соңлап кына биргән, бу 50500 сум күләмендәге акча 2019 елга күчә, аңа булган субсидия дә 2019 елда киләчәк. Барлыгы 3796 сайлаучыдан 1782 кеше акча биргән (460 кеше ташламага ия).


Тулаем 1 млн. 950 мең сум күләмендәге акча түбәндәгеләргә юнәлдерелгән:
- 600 мең сумы Совет, Май, Чекин, Яшел, Гряда урамнарында ДРЛ җайланмаларын энергия саклагыч лампаларга алыштырып авыл җирлеге чикләрендә халыкны электр белән тәэмин итүне оештыруга тотылган. Эшләр (358962,8 сумлык) подрядчы “ВМК” ҖЧҖ тарафыннан башкарылган, алар 82 яктырткыч урнаштырган. Экономияләнгән 91137,18 сум акчага тагын 13 яктырткыч сатып алыначак;
- Җәй һәм кыш буена тротуарларны тиешенчә тотуга һәм норматив хәлгә китерүгә (кардан чистарту) 100 мең сум бүлеп бирелгән. Эшләр җәйге чорда 20 мең сумлык башкарылган һәм кышын 80 мең сум сарыф ителәчәк (тротуарлар өчен);
- Халык күпләп ял итә торган урыннар төзүгә (беседкалар, эскәмияләр һәм спорт инвентаре һ.б. сатып алу), Май һәм Тихонов урамнарында балалар уен мәйданчыклары төзүне дә кертеп, 450 мең сум акча тоту планлаштырылган. Шуның 299700 сумына Май һәм Тихонов урамнарына, кырыйларын тотып алып, ике балалар уен мәйданчыгы сатып алынган. Май урамында мәйданчык урнаштырылган (эш өчен әлеге акчадан түләнә).
Калган акчадан (150300 сум) 50 мең сумы Тихонов урамында балалар мәйданчыгы урнаштыруга тотылачак, 100300 сумга Ленин урамында 44 нче йорт ишегалдына урнаштыру өчен спорт мәйданчыгы сатып алыначак.
650 мең сумга “Татарстан” паркын төзекләндерү планлаштырылган (һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл артында, хакимият бинасы каршында). Анда ике беседка урнаштырылачак: зур һәм кечерәк, аларга брусчаткадан нигез ясалган инде. Паркта да ял итү өчен эскәмияләр һәм керү төркеме – арка пәйда булачак. 647270 сумлык әлеге эшләрне башкаруга контрактны ШЭ Сабиров Ш.Ш. откан (2730 сум – смета төзүгә). Башкару срогы 2018 елның 30 ноябренә чаклы.
18 ноябрьдә Яңа Чишмәдә үзара салым җыю буенча референдум булачак. Планлаштырылган җыем күләме – һәр кешедән 250 сум. Җыелган акча түбәндәге эшләрне башкаруга юнәлдереләчәк:
- массакүләм файдаланыла торган урыннары тиешенчә тоту, җыештыру, тротуарларны һәм паркларны җыештыру өчен мини-трактор сатып алу;
- мөселман зиратында җәмәгать бәдрәфе төзү, җирләгән урыннарны тиешенчә тоту, православие һәм мөселман зиратларына су өчен савытлар сатып алу;
-Яңа Чишмә авылында су белән тәэмин итү объектларына һәм системаларына агымдагы ремонт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев