Акъяр авылында СВО зонасында һәлак булган сугышчы белән хушлаштылар
29 июльдә Акъяр авылында махсус операция барышында һәлак булган Рәмис Исламовны соңгы юлга озаттылар.
Район башлыгы Егор Тарнавский Рәмиснең әнисе, хатыны, улы, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

- Бу безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Рәмис Габделәхәт улы хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен гомерен бирде. Безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак. Үз гомерләре бәрабәренә безгә тынычлык тәэмин итүчеләрне истә тоту мөһим. Без аның белән горурланабыз, үсеп килүче буын аның батырлыгын истә тотарга тиеш.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин да мәрәсимдә катнашты һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Контракт төзегәнче Рәмис Исламов Казанда инструктор-машина йөртүче булып эшләгән, ярдәмчел, гадел, намуслы хезмәткәр булган.
Сугышчан бурычларын үтәгән өчен танк командиры Рәмис Исламов «Батырлык өчен» һәм Александр Суворов медальләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев