Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акъярда авыл проблемалары хәл ителә

Районда гражданнарның авыл җыеннары старт алды, анда авыл җирлекләре башлыклары 2019 елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга бурычлар белән чыгыш ясый.

Советның беренче киңәйтелгән утырышы Акъярда булып үтте, анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов катнашты һәм чыгыш ясады.
Авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитеты, бюджет учреждениеләре эшчәнлеге турында җирлек башлыгы Данияр Гайнуллин җентекләп сөйләде. Ул башта узган елгы җыенда күтәрелгән мәсьәләләрнең үтәлеше турында хисап тотты. Нигездә, алар башкарылган: Яшьләр урамында вак таш-комлы катнашма җәю эшләре бара (ул быел да дәвам итәчәк), даими яшәргә килгән гаиләләргә контроль көчәйтелгән, сыерларны ясалма орлыкландыру оештырылган.
Аннары докладчы авыл җирлеге Советы депутатларының эшләре, үткәрелә торган утырышлар турында сөйләде, барлык бюджет учреждениеләренең эшенә, АҖ башкарма комитетының салымнар җыю, керемнәр һәм чыгымнар буенча анализ ясады.
Безнең белешмә
Акъяр авыл җирлегендә 384 кеше теркәлгән 116 йорт бар, даими рәвештә яшәүчеләр – 314. Эшкә яраклы халык-161 кеше, пенсионерлар – 96, укучылар – 28, мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 28.
2019 елда 4 бала туган, 6 кеше үлгән. Халыкта 93 җиңел автомобиль, 10 трактор, 342 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 152 сыер, 273 баш сарык һәм кәҗә, 10 ат, 1800 башка якын кош-корт һәм 67 умарта бар.
Үзара салым акчаларын сарыф итүгә тулы анализ ясалды. Республика субсидияләрен исәпкә алып, барлыгы 555 мең сум акча җыелган. Алар, нигездә, Яшьләр урамында вак таш-комлы катнашма җәюгә, юлларны чистартуга һәм карап тотуга, чишмәне ремонтлауга һ.б. тотылган. 2020 елда үзара салым акчасы Совет урамы буенча вак таш-комлы катнашма җәюгә (450 метр), янгын сыешлыгы сатып алуга, юлларны чистартуга һәм карап тотуга, шулай ук суүткәргеч челтәрләрне ремонтлауга һәм аларга хезмәт күрсәтүгә тотылачак.
Акъяр авыл җирлеге-шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы терлекләр саны һәм, димәк, сөт әзерләү буенча районда иң яхшыларның берсе. 2019 елда акъярлылар 11,5 млн. сумлык 520 тонна сөт саткан. Иң яхшы сөт тапшыручылар арасында Илдар һәм Рөстәм Галимовлар, Рөстәм Сәлахов (һәркайсы 400 мең сумнан артык сөт саткан) һәм башкалар бар.
Чыгышы ахырында Данияр Гайнуллин агымдагы елга бурычлар билгеләде. Аларның иң мөһиме-халыкның эшлекле активлыгын арттыру, Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын һәм ТР Президентын сайлауларны лаеклы итеп үткәрү, үзара салым акчаларын тулысынча җыю һәм рациональ файдалану һ. б. программаларда актив катнашу.
Аның докладын полициянең участок уполномоченные Данис Рамазанов һәм авыл мәдәният йорты директоры Рамилә Халикова тулыландырды. Ул авыл мәдәният йортына


зур капиталь ремонт ясауда ярдәм күрсәткәннәре өчен район җитәкчелегенә һәм якташыбыз Рифнур Сөләймановка олы рәхмәтен белдерде.
Акъярлыларның сораулары да күп иде. Җир пайлары арендасы өчен түләү сроклары буенча «Агро-Основа» ҖЧҖ җитәкчесе Илдар Гарифуллин аңлатып үткәнчә, агымдагы елда октябрь аенда (2019 елдагы кебек декабрьдә түгел) исәп-хисап ясалачак, ә печән бүлеп бирү турында әлегә кыенлыклар бар, чөнки «Агро-Основа» ҖЧҖ дә 9 мең башка якын мал бар, күпьеллык үлән мәйданнары иске, аларны яңарту өчен 2-3 ел кирәк.
Суга булган бәя, төлкеләр һәм сукбай этләрне нейтральләштерү буенча да җаваплар алынды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова авылда торак алу буенча федераль программа белән таныштырды. 25 елга еллык 2,7 дән 3% ка кадәр 3 млн. сумга чаклы кредит бирү каралган. Район буенча 100 дән артык кеше гариза биргән инде. Күпләрне әлеге тәкъдим кызыксындырды.
Ринат Фәсахов барлык чыгышларга да нәтиҗә ясады. Ул җыелучыларны кыскача гына район буенча 2019 ел нәтиҗәләре белән таныштырды, республика программаларының агымдагы елда да гамәлдә булачагын билгеләп үтте, акъярлыларны хуҗалык итүнең кече формаларын булдыру буенча тагын да активрак шөгыльләнергә, Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын лаеклы каршыларга чакырды.
Утырыш ахырында бүләкләү тантанасы булды. Сыер савучы Гөлчәчәк Шәйхетдинова район башлыгының Рәхмәт хатына һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Укытучы һәм юбиляр Резидә Галимова (рәсемдә) белән Рания Гайнуллинага АҖ нең Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды, ә сөт җыючы Алмаз Шәйхетдинов иң яхшы сөт тапшыручыларның берсе Ильяс Садретдиновка бүләк тапшырды.

Азат МУСИН. Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев